КАБАКТАН КРЕМ-АШ😋👌❤️
КАБАКТАН КРЕМ-АШ😋👌❤️ Иң яратып ашалган, шунлыктан иң еш пешерелгән аш булды бу кабак ашы. Бик тиз пешерелә, үзе җиңел һәм бик тәмле! 😋 ✔️Аш өчен кирәк : 🔸кабак 🔸бәрәңге 🔸кишер 🔸сливки 🔸тавык ите/бекон 🔸укроп 🔸копченая паприка 🔸тоз, борыч 🔸каймак 🔸сохари ✔️Эш барышы: 🔸эре шакмаклап туралган кабак, бәрәңге, кишерне 20 минут пешерәбез (суы күп булмасын, өстенә чыгар-чыкмас) 🔸суын агызып, блендер белән болгатабыз, тоз сибәбез 🔸сливки өстәп берничә минут кайнатып алабыз 🔸пешкән тавык итен/беконны кисеп салабыз 🔸укроп, паприка сибәбез 🔸каймак салабыз 🔸тостерда кыздырылган булканы турап өстибез