КАК😋👌
КАК😋👌 Алмадан бик тәмле как. Бары тик алма һәм әз генә су кирәк. ✔️Алмаларны юып, тышларын әрчемичә генә, турыйбыз. 🔸әз генә су өстәп, пешерергә куябыз 🔸болгаткалап, әкрен утта, 40-45 минут пешерәбез 🔸блендер белән болгатып, тагын 10-15 минут пешерәбез (артык суы китсен өчен) 🔸алма әчкелтем булса, әзрәк шикәр комы өстәргә мөмкин 🔸килеп чыккан пюредан 2 төрле ысул белән как ясап карадым: 1. Табаны майлап, пюре җәйдем. Кайнап торган кәстрүл өстенә табаны урнаштырдым. Ярты сәгать тә узмагандыр, как әзер булды. 2. Кәгазьгә җәеп духовкага тыктым. 80дә пешердем. Бик озак пеште, кайбер өлешләре кибеп тә җитешмәделәр. Таба өстендә киптереп алу бик уңайлы икән дигән фикергә килдем 👌👍