СЛИВАЛЫ АЛМА ПИРОГЫ😋👌
СЛИВАЛЫ АЛМА ПИРОГЫ😋👌 Алмалы слива пирогы дип тә атарга мөмкин 😊 Соңгы арада иң еш пешерелә торган пирогка әйләнде 😋👌 ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸Слив.май - 100 грамм 🔸Он - 200 грамм 🔸Шикәр комы - 50 грамм 🔸Йомырка - 1 ✔️Эчлек өчен : 🔸Слива 🔸Алма 🔸Корица 🔸Шикәр комы - 2-3 аш кашыгы ✔️Камырны басып, таба төбенә җәябез (кырыйларына 2-3 см күтәреп) ▪️30 минутка суыткычка куябыз ▪️сливаларның төшен алып, корица +шикәр комы белән болгатабыз ▪️алманы турап, корица +шикәр комы белән болгатабыз ▪️табаның яртысына алма, яртысына сливаны тезеп чыгабыз ▪️өстенә калган шикәр комын сибәбез, мин әзрәк манный да сиптем ▪️180дә 30 - 40 минут пешә Бик тәмле була! Чәйләрегез тәмле булсын!