ТОРТ👌
ТОРТ👌 ✔️он - 240 грамм 🔸Шикәр комы - 300 грамм 🔸тоз - 1 чәй калагы 🔸Какао - 65 грамм 🔸Сода - 7 грамм 🔸Ванилин 🔸Йомырка - 2 🔸Слив.май - 60 гр 🔸Сыек май 60 гр 🔸Сөт - 260 мл 🔸Уксус (винный) 6 %- 1 аш кашыгы ✔️Керем: 🔸Куертылган сөт(сгущенка) - 1 банка 🔸Шоколад (темный) - 2 плитка 🔸Слив.май - 60 гр ✔️Эш барышы : ▪️Он+ шикәр комы +тоз+какао+сода+ванилинны берләштерәбез ▪️йомырка, бүлмә температурасындагы май, сыек май, сөтне салып миксер белән яхшылап болгатабыз ▪️уксус өстәп тагын болгатып алабыз ▪️табаның төбенә кәгазь җәябез, майлыйбыз һәм камырны салабыз ▪️камыр яхшы кабара, савытның яртысыннан артмасын ▪️170-180дә 40-45 минут пешерергә ▪️бисквит суынгач, пленкага төреп, төнгә ял иттерәбез( шул көнендә торт ясаганым да бар) ✔️Шоколад+куертылган сөт+ слив.майны плитәдә эретеп алабыз ✔️коржны чия суы белән дымландырабыз ▪️кремны корж араларына да, тортның өстенә дә сөртәбез ▪️ мин куе сгущенка да кулландым ▪️өстен теләгәнчә бизибез