КОЙМАК😋👌
КОЙМАК😋👌 Искиткеч тәмле коймак рецептына тап булдым. Шундый йомшак, калын, тәмле коймак булды! ✔️Коймак камыры өчен кирәк : 🔸Кефир - 500 грамм 🔸Йомырка - 2-3 🔸Шикәр комы - 1-2 аш кашыгы 🔸Тоз - чеметеп 🔸Ванильле шикәр комы 🔸Сода - 0,5 чәй калагы 🔸Он ✔️Эш барышы : ▪️кефирга йомырка, шикәр комы, тозны салып болгатабыз һәм газга куеп әзрәк җылытып алабыз ▪️газдан алгач, ванилин, он өстәп болгатабыз ▪️камыры куерак булсын ▪️массага сода салабыз да әле генә кайнап чыккан суны 1 аш кашыгы өстибез ▪️әкренләп болгатабыз ▪️камыр кабарып, күбекләнеп китә ▪️кызган табада пешереп алабыз ▪️икенче ягына әйләндергәч өстен каплап пешерәм Бик тәмле була!