ПИДЕ👌😋
ПИДЕ👌😋 Пиде турында күптән уйлап йөри идем. Бик тиз пешерелә һәм бик тәмле була! Камыры юка, йомшак👌 эчлеге сусыл👍😋 Һич икеләнмичә пешереп карый аласыз! 👍 ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Он - 2 стакан 🔸Су - 1 стакан 🔸Коры чүпрә - 5 грамм 🔸Тоз - чеметеп 🔸Сыек май (оливковый) - 1 аш кашыгы ✨Эчлек өчен кирәк : 🔸Фарш - 300 грамм 🔸Помидор - 1-2 🔸Суган 1-2 🔸Тоз 🔸Борыч 🔸Кориандр 🔸тмин ✨ кунжут 🔸 Йомырка сарысы ✨Иләнгән онга чүпрә болгатабыз ▪️тоз сибәбез, су өстәп камыр басабыз ▪️сыек май салып, яхшылап басып бетерәбез ▪️ 1 сәгать кабарткач, әзрәк баскалап куябыз, тагын 10 минутлап тора ▪️эчлек өчен вак итеп туралган суганны кыздырып алабыз ▪️фаршны өстәп кыздырабыз ▪️тышы салдырылган помидорны турап салабыз ▪️тоз, борыч, кориандр(кем нәрсә ярата инде) өстибез ▪️әзрәк су салып кыздырабыз ▪️барысы 10-15 минут кыздырыла ▪️ камырны 2 озынча түгәрәк итеп җәябез ▪️ эчлекне салып, кырыйларын бөгеп чыгабыз ▪️кырыйларына йомырка сарысы сылыйбыз, кунжут сибәбез ▪️180дә 20-30 минут пешә