ПЕЧЕНЬЕ 👌😋
ПЕЧЕНЬЕ 👌😋 Авызда эреп китә торган печенье 👌Үзе матур, үзе тәмле😋😁 ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Слив.май - 125 грамм 🔸Сыек май (иссез) - 125 грамм 🔸Шикәр комы - 125 грамм 🔸Он - 430 грамм 🔸Йомырка - 1 🔸Тоз - чеметеп 🔸Разрыхлитель - 10 грамм 🔸Какао - 15 грамм ✨Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып болгатабыз ▪️тоз өстибез ▪️йомырканы кертәбез ▪️сыек майны салып, яхшылап болгатабыз ▪️иләнгән онга разрыхлитель кушабыз ▪️ онны кушып брлгатабыз, 20 грамм тирәсе онны калдырабыз ▪️камырны 2гә бүләбез ▪️бер өлешенә калган онны, икенчесенә какао кушып басабыз ▪️камырларны 10 минутка суыткычка куеп алабыз ▪️камырны җәю уңайлырак булсын өчен, полиэтилен пакет кулланабыз (таралмый да, уклауга да ябышмый) ▪️камыр 0,5 см тирәсе калынлыкта булды ▪️пластик шешә пробкасы белән түгәрәкләр кисәбез ▪️ак һәм какаолы түгәрәкләрне чиратлап чәчәк ясыйбыз (8 таҗлы була) ▪️камыр бик уалучан, пычак ярдәмендә күчереп йөрттем ▪️180дә 12-15 минут пешә ▪️бу камырдан 16шар печенье кергән 2 таба чыга