ГӨБӘДИЯ 😋👌👍
ГӨБӘДИЯ 😋👌👍 Гөбәдияне бик еш пешермим мин. Ләкин үзен бик яратам ❤️ Бигрәк тә уалып торган камырлысын. Үзем дә шундый камырдан ясыйм. Тәмле, туклыклы, күп калорияле ризык - гөбәдия була инде 😁👍 ✨Камыр өчен: 🔸Слив.май - 180 гр 🔸Шикәр комы - ярты стакан 🔸Йомырка - 2 🔸Тоз - чеметеп 🔸Разрыхлитель - 1 чәй калагы 🔸Он ✨эчлек өчен: 🔸корт (кызыл эремчек) - 300 гр 🔸дөге - 1 стаканнан әзрәк 🔸Йөзем - 300 гр 🔸пешкән йомырка - 3 🔸Шикәр комы 🔸Слив.май - 30 аш кашыгы ✨Өстенә сибәргә: он+слив.май +шикәр комы ✨Эш барышы : ▪️Йомшак майга шикәр комын кушып күпертәбез ▪️йомырка, тоз салып болгатабыз ▪️разрыхлитель +он кушып камыр басабыз ▪️2 тигез булмаган өлешкә бүләбез ▪️зуррак өлешне табага җәябез ▪️аска корт(кортны май+шикәр комы белән болгатучылар бар, мин майны соңрак салам), шикәр комы сибәбез ▪️дөге +йөзем ▪️йомырканы вак кыргычтан чыгарабыз ▪️эретелгән слив.майны кашыклап салып чыгабыз ▪️өстен икенче кисәк камыр белән каплыйбыз ▪️он+слив.май +шикәр комын уып сибәбез ▪️180дә 40 - 45 минут тирәсе пешә