КАБАЧКИДАН КОЙМАКЛАР😋👌
КАБАЧКИДАН КОЙМАКЛАР😋👌 Яшелчәләр өлгергән вакыт бит😊 Төрлечә пешереп карыйбыз. Кабачкилардан коймак та бик тәмле була икән👌😋 Коймаклар өчен кирәк : ✨Кабачки - 2 🔸Помидор - 1 🔸Йомырка - 2 🔸Сметана - 2 аш кашыгы 🔸Сарымсак - 1 бөртек 🔸Укроп/петрушка 🔸Тоз - чеметеп 🔸Борыч 🔸Он - 4-5 аш кашыгы ✨Кабачкины эре кыргычтан уабыз, суын сыгабыз ▪️помидорның тышын салдырып, вак итеп турыйбыз ▪️сарымсакны кысып чыгарабыз ▪️бөтен әйберне кушып болгатабыз ▪️табага әзрәк май салып кыздырабыз ▪️капкач каплап, ике ягын да 3-4 минут тирәсе Бик җиңел ризык була👌😋