БӘРӘҢГЕ ТӘКӘСЕ 👌😋
БӘРӘҢГЕ ТӘКӘСЕ 👌😋 Яңа бәрәңгегә күчеп киткәнче бәрәңге тәкәсе пешереп алырга булдым👌Төрле якта төрлечә атыйлар бу ризыкны. Бәрәңге яратучылар өчен менә дигән инде! 👍 Кайнар килеш өстенә ак май салып җибәрсәң 😋😋👌 Мин үзем әнислене яратам👍 ✨Камыр өчен кирәк : 🔸Сөт - 0,5 л 🔸Слив.май - 50 грамм 🔸Тоз 🔸Он ✨Эчлек өчен кирәк : 🔸Бәрәңге (иске бәрәңге тәмле була) 🔸Суган 🔸Әнис 🔸Тоз 🔸Борыч ✨Слив.май (пешкәч эченә салу өчен) ✨Камырны баскач әзрәк ял иттерәбез ▪️эчлек өчен вак итеп туралган бәрәңгегә суган, тоз, борыч, әнис салып болгатабыз ▪️түгәрәкләп җәеп, эчлекне салабыз ▪️бөреп куябыз, өстенә йомырка сарысы + сөт сөртәбез ▪️180дә 30 минут тирәсе пешә ▪️алгач өстен майлыйбыз, буйга кисеп, эченә ак май салабыз ▪️кайнар килеш бигрәк тәмле була инде! 👍 Тәмле булсын!