ПИЦЦА 👌😋
ПИЦЦА 👌😋 Юка камырлы, читләре кетердәп торган пицца 👍😋 ✨Камыр өчен : 🔸он - 2 стакан 🔸су - 1 стакан 🔸тоз-чеметеп 🔸коры чүпрә - 5 гр 🔸Сыек май (оливковый) - 1 аш кашыгы ✨ эчлек: 🔸помидор - 2 🔸грудинка - 300 гр 🔸сарымсак - 2 бөртек 🔸сыр - 300 гр 🔸орегано - чеметеп 🔸базилик- берничә яфрак / укроп ▪️онга чүпрә, тоз, су болгатабыз, сыек май өстәп басабыз ▪️камыр 1 сәгатьтләп кабарды, баскалап куеп тагын 10 минут тирәсе торды ▪️эчлек өчен 2 помидорны кайнар су белән пешеклибез ▪️слив.май +оливковый майда вак итеп туралган сарымсакны кыздырып алабыз ▪️пешекләнгән помидорны шакмаклап турап салабыз ▪️5-7 минут кыздырып алабыз, орегано һәм кул белән өзгәләнгән базиликны/ туралган укроп өстибез ▪️камырны 2гә бүлеп җәябез( мин юка итеп җәям, шушы камыр 1 противеньга һәм 1 зур табага җитә) ▪️камырга помидорларны җәябез һәм 250гә кыздырылган мичкә 10-15 минутка куябыз ▪️алып, озынчалап туралган грудинка салабыз һәм сыр кырабыз ▪️ тагын 6-10 минут тирәсе тотабыз. Үз духовкагызга карап пешерегез Тәмле булсын!