ЭРЕМЧЕКЛЕ КЕКС 👌😋
ЭРЕМЧЕКЛЕ КЕКС 👌😋 Кекслар темасын дәвам итәм👌Монысы -эремчекле. ГОСТ буенча дияргә була. Уңышлы рецепт булды👌бик тәмле, уалып китә торган. ✨Он - 290 грамм 🔸Слив.май - 150 грамм 🔸Шикәр комы - 250 грамм (рецепт буенча 330 грамм) 🔸Эремчек (9%) - 260 грамм 🔸Йомырка - 3 🔸Разрыхлитель - 16 грамм 🔸Йөзем - 200 грамм 🔸Шикәр пудрасы ✨Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып миксер белән болгатабыз ▪️эремчекне кушып тагын болгатабыз ▪️йомыркаларны берәмләп кертәбез ▪️он+разрыхлитель кушабыз ▪️юып киптерелгән йөземне салабыз һәм яхшылап болгатабыз ▪️180дә 40-45 минут пешерәбез ▪️уртасы пешеп бетмәгән кебек булса фольга каплап пешереп алырга була ахырга таба ▪️коры шырпыга кадәр тотабыз ▪️алгач өстенә шикәр пудрасы сибәргә мөмкин ▪️суынгач бигрәк тәмле була! Тәмле булсын!