МАТУР ПИРОГ👍😋
МАТУР ПИРОГ👍😋 ✨Камыр өчен: 🔸Он - 525 гр 🔸Сөт - 310 гр 🔸Слив.май - 60 гр 🔸Чүпрә (коры) - 8 гр 🔸Йомырка - 1-2 🔸Тоз - 5 гр 🔸Шикәр комы - 50 гр ✨Синнабон, Йөземле булочкаларда кулланган камыр. ✨Эчлек өчен: 🔸караҗимеш, күрәгә 🔸шоколад 🔸Йөзем, чикләвек, корица, шикәр комы 🔸Слив.май ✨Камыр әзер булгач 4 өлешкә бүләбез ▪️түгәрәкләп җәябез ▪️беренче түгәрәкне йомшартылган май белән майлап алабыз һәм юып киптерелгән караҗимеш, күрәгәне турап сибәбез ▪️ өстенә икенче түгәрәкне җәябез ▪️майлап алабыз һәм шоколадны кыргычтан чыгарабыз ▪️өченче түгәрәкне майлыйбыз һәм йөзем, вакланган чикләвек, корица белән шикәр комы сибәбез ▪️4 нче кат камырны җәеп каплыйбыз, кырыйларын берләштерәбез ▪️уртасына стакан куеп, чәчәк таҗлары кебек итеп 16га бүләбез ▪️2 таҗны тотып, 2 якка бөтереп-бөтереп алыбыз һәм берләштереп куябыз ▪️8 өлеш була ▪️Өстенә йомырка сарысы+сөт сөртәбез ▪️20 минутлап кабартып алабыз ▪️180дә 30 минут тирәсе пешә ▪️камыр бик йомшак, шуңа күрә майланган противень өстендә эшләү уңайлырак була.