БУТЕРБРОД 😋👌
БУТЕРБРОД 😋👌 Тәмле бутерброд ясау өчен иң мөһиме - ипине дөрес сайлау. Нәкъ менә бутерброд өчен туры килгәнен. Мин үзем аны Харис ипие дип истә калдырдым. Кибетләрдә Харрис(Harrys) дип сатыла. Телемләргә бүлеп куелган. Ипинең ике ягын да әзрәк майлап кыздырып аласың. Ә инде эчлеккә килгәндә, кем нәрсә күбрәк ярата 😋Җиләк-җимештән дә ясарга мөмкин. Балыклы бутерброд та, колбасалы да булырга мөмкин. Безнеке помидор, Айсберг салаты, укроп, суган, кыздырылган тавык ите, соус кушып ясалды. Бик тәмле була!