Артыңда бер ныклы тыл бар кебек — 17 июня 2026 г. в 18:00:02.117
Артыңда бер ныклы тыл бар кебек Кайтыр туган йортың булганда. Үз-үзенә тарту көчен салган Туган йортың сиңа туганда... Бер урын бар кайтып егылырга, Бу тормыштан арып талганда. Көч-куәтен, дәрт-дәрманын биргән, Бер урын бар хәлсез калганда. Артыңдагы ышанычлы тылдай, Туган йортың сине күзәтә. Аннан алып чыккан акыл-фәһем Югалмаска җирдә өйрәтә. Бер урын бар җирдә, тик бер урын, Кайда сине һәрчак көтәләр. Кайда, очар коштай җыелышып, Кайдан тагын очып китәләр. Артыңда бер ныклы тыл бар кебек Кайтыр туган йортың булганда. ... Ныклы тылың какшагандай була Туган йортың бушап калганда... Физалия Давлетгареева

