Эшендә прораб итеп куйдылар. Шунда Наил Хәкимович, югары белем кирәклеген аңлап, Казан ...
Эшендә прораб итеп куйдылар. Шунда Наил Хәкимович, югары белем кирәклеген аңлап, Казан төзүче инженерлар институтына читтән торып укырга керде. Кеше гомере өчен алты ел әллә ни озак түгел. Көннәр акрын гына ага. Наил Хәкимович кул астында эшләүчеләр һәм җитәкчеләр белән уртак тел дә тапты. Үзенең служебный машинасы булмаса да, трест инженеры Афанасьевның иске генә ГАЗ-69 машинасы белән берничә мәртәбә авылына кайтып килә алды. (Дәвамы бар.) "КУ", №9, 2013