Василий Кулагин, әңгәмә белән мавыгып, Маратның кергәнен тоймады. Бары тик егеткә йөзе ...
Василий Кулагин, әңгәмә белән мавыгып, Маратның кергәнен тоймады. Бары тик егеткә йөзе белән торган Анисимов, ничектер читенсенеп карап торгач, артына борылды да, кулын айкап: «Бар, чыгып тор», – дигәнне белдерде. Марат, әлбәттә, кире борылды. Тик бернәрсәне генә төшенмәде. Әгәр сөйләшәсе сүзләре бик җитди икән, аны Кулагин түгел, ә бүлмә хуҗасы Анисимов чыгарып җибәрергә тиеш иде бит. Марат, шулардан нәтиҗә ясап, Анисимовның монда бер «пешка» гына икәнлеген аңлады. Ә менә Наил Хәкимовичны биредә тагын берничә мәртәбә күргәләде. Кыяфәтенә, үз-үзен тотышына караганда, ул монда кунак түгел, ә үз кеше иде сыман. Кайчак, Марат белән якын мөгамәләдә булган кеше шикелле, килеп хәлләрен белешсә дә, аның ничек эшләгәнен карау өчен йөрми ул. Түрәнең башка зуррак йомышлары бар иде, күрәсең. Анисимов та аның янында йомышка йөгерергә әзер торган малайны хәтерләтә. Ул килгәч, Кулагин да гел шул тирәдә кайнаша. Кайчак алар өчәүләп, Анисимов, Кулагин һәм Наил Хәкимович, җитәкче бүлмәсенә кереп китәләр дә озаклап чыкмыйлар. Дөрес, Марат боларына әллә ни игътибар итмәскә тырышты. Түрәләрнең кайда нәрсә кыланып йөрүләрендә эше юк ла аның. Тик Вася Кулагинның гына гел җитәкчеләр тирәсендә бөтерелүен өнәп җиткерми. «Кулак» кушаматлы бу егет монда эшләүчеләргә күрсәтмәләр бирүдән дә тайчанмый. Ә эшчеләр берсүзсез буйсыналар тагын үзенә… Дүрт-биш айлап шулай шөреп борып йөргәч, Маратны да Вася Кулагин эшли торган хәзерлек цехына күчерделәр. Андагы Николай исемле слесарь егет бу көннәрдә авариягә очрап үлгән. Марат шуның урынына килде. Бу бокс башкаларына караганда бераз зуррак, арткы ягын да ике бүлмәсе дә бар: берсендә Анисимов үзе утыра, икенчесендә – Кулагин Вася. Эш булмаган чакларда Женя белән Марат та шунда кереп ял итәләр. Артык зур булмаса да, ул уңайлы итеп җиһазландырылган: өстәл, диван, кәнәфи кебек әйберләр дә куелган. Музыка тыңлыйм дисәң, транзисторлы радиоалгыч, аклы-каралы телевизор да бар хәтта. Ике җылыткыч, чәй кайнатып эчү өчен электр чәйнеге дә тора. Түрдә – зур гына сейф. Аның ачкычы Вася Кулагинда. Ул анда нәрсәләр саклыйдыр, Марат монысын тәгаен генә белми. Чөнки Марат барында Вася сейфны бары тик бер мәртәбә генә ачты. Анда да гәүдәсе белән каплап торды, җилкәсе аша берни дә күренмәде. Сейф янындагы өстәл түрендә агачтан бизәкләп эшләнгән урындык та Кулакныкы. Үзе монда чакта, аның «тәхет»енә беркем дә утырмый. Бары тик ул каядыр юкка чыгып торганда гына, Женя менеп кунаклый, биредә Васядан кала икенче кеше икәнлеген күрсәтү өчен киерелеп үк утыра. Биредә эш тә әллә ни авыр түгел икән. Машиналарны ремонтка хәзерләү өчен бер кат тикшереп чыгасы гына. Аннан соң машина хуҗасына ремонт өчен нәрсәләр кирәклеген, базардан нинди запас частьлар алырга икәнлеген аңлатып, кайсы цехка кертергә икәнлеген әйтәсең. Күпчелек очракта, килгән машиналарны эчкә кертеп тә тормыйлар, урам якта гына карау уздыралар да, янәшәдәге бокска куалар. Бу эшкә нибары егерме-утыз минут җитә. Ә калган вакытта Женя белән Марат, эчке бүлмәгә кереп карта суга, телевизор карыйлар. Диванга ятып, алмашлап черем итеп алган вакытлары да булгалый. Кайчак Вася да алар белән карта суккалый. Дөрес, Вася белән Женяның, «девятка»га утырып чыгып китеп, яртышар көн кайтмаган чаклары да була. Киткәндә алар Маратка цех эченә тәртип ясарга кушып калдыралар. Егет бу эшне ярты сәгатьтә башкарып чыккач, бүлмә эченә кереп, диванга уңайлап ята да телевизор карый яки «йокы симертә». Монда күчкәннән соң көннәр әнә шулай үтә торды. Эше дә шулай аз булгач, түләве дә кимрәктер дип, Марат башта икеләнеп тә йөргән иде. Әллә соң хуҗалардан сорап, элекке цехка кайтыргамы, дип уйлап куйган чаклары да булды. Тик, чираттагы хезмәт хакын алгач, алай ашыгып уйланганы өчен үзе дә үкенде. Хезмәт хакына тигән акча элеккегә караганда күбрәк иде. Марат нинди хезмәтләре өчен мондый «акча»ларга лаек булуын төшенеп кенә җитә алмады.