Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 2. Өлкәннәр белән өлкәннәрчә, кечеләр белән кече булып сөйләшүче Наилне авылдашлары зур кеше итеп кабул иттеләр, әлбәттә. Гаилә башлыгы Хәким абзыйның да авылда дәрәҗәсе күзгә күренеп үсте. Улы белән горурланды. Менә бит нинди малай үстерде!... Институтны тәмамлап, кулына югары белемле төзүче-инженер дипломы алгач, Наил Хәкимовичның мөмкинлекләре тагын да артты. Нәкъ шул чакта, үз районында төзелеш идарәсендә начальник булып эшләүче яхшы танышы, дусты аны үзенә урынбасар итеп чакырды. Наилнең яңарак кына өйләнеп, тормыш корып җибәргән мәле. Бар булган байлыгы – бер-ике чемодан кием-салым, табак-савыт та урын-җир әйберләре. Ул, ике дә уйламыйча, шул «байлыгын» чемоданнарга тутырды да үз районына күчеп китте. Яңа вазифага керешеп озак та үтмәде, аңа яңа төзелгән йорттан өч бүлмәле фатир ачкычы бирделәр. Шулай итеп, үзе кайчандыр ГПТУда укып йөргән шәһәрдә, әле алай гынамы, үзе монтажчы булып хезмәт юлын башлаган оешмада төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли башлады. Үзе әйтмешли, «һәрвакыт халык массалары арасында кайнашкан» Наил монда да тик утырмады. Һаман шул әфганчыларның мәнфәгатен яклады. Ул арада яңадан Чечня сугышы дигән афәт килеп чыкты, әле тегендә, әле монда «кайнар нокта»лар барлыкка килде. Наил Хәкимович аннан кайткан малайларны да үз канаты астына алырга тырышты. Аны сугыш ветераннары оешмасы рәисе итеп билгеләделәр. Наилне илдәге икътисад кризисы, инфляция кебек афәтләр шаукымы да читләтеп узмады. Эре-эре җитештерү берләшмәләрен тез чүктергән инфляциягә аларның төзелеш оешмасы да биреште. Аларга да тармакларга аерылу куркынычы янады. Урта һәм кече бизнесны үстерү буенча хөкүмәт хәер-фатихасы белән шәхси предприятиеләр барлыкка килә башлады. Яңгырдан соң калыккан гөмбәләр шикелле арта барган күп санлы кооперативлар, шәхси предприятиеләр трестның тотрыклы эшләвенә комачаулык тудырдылар. Шуларга бәйле рәвештә кайчандыр үзенең иң якын киңәшчесе булган һәм сүзләре беркайчан да аерылмаган Наил Хәкимович белән җитәкчесе арасында да җитди каршылыклар килеп туды, һәм урынбасар артык нечкәлекләргә бирелеп тормыйча гына, идарә итүне үз кулларына алды. Болар, әлбәттә, «әфганлы» дуслар ярдәменнән башка гына эшләнмәде. Җитәкче урынга утыргач, Наил Хәкимович оешмада тәртип урнаштырырга кереште. Төзелеш эшләренә борыннарын тыга башлаган кооперативчыларның койрыкларына тиз басты ул. Илдәге тәртипсезлекләргә аркаланып, төзелеш оешмасын гомуми «кормушка» итәргә тырышучыларның күбесен ниятләреннән кире кайтырга мәҗбүр итте, көчле конкуренция белән аларны егып салды. Бераздан Наил Хәкимович шәһәр Советы депутаты булып сайланды. Сайлауда, альтернатив кандидатуралардан өстен чыгу өчен, һаман шул үзенең алыштыргысыз «гвардиясе» ярдәменә таянырга туры килде. Өч кандидат арасында аны депутат итеп күрсәтү өчен алны-ялны белмичә тырыштылар. Халык арасында күп санлы агитация-агарту эшләре дисеңме, өйдән өйгә йөреп имзалар җыюмы – берсе дә калмады. Тырышлыклары бушка китмәде, Наил Хәкимович депутат мандаты алу бәхетенә иреште. Әнә, шулай итеп, шәһәрдәге җитәкче даирәләр арасында үтемле сүз әйтә алырдай абруйлы кешегә әверелде. Әтисе Хәким абзыйның, «Миччедән – мичче…» дип бик яратып әйтә торган гыйбарәсенең дөреслеккә туры килеп бетмәвен раслады… * * * Көзге көннең ул матур иртәсендә Зәйтүнә бакчага барырга уйламаган да иде. Иртән кер юарга әзерләнгәндә, өйдә сабын юклыгы беленде. Кибеттән тиз генә сабын алып кайтыйм дип урамга чыккан иде, күрше подъездда яшәүче танышларын – ирле-хатынлы Хатыйп белән Миңсылуны очратты. Бакчага барырга җыенып йөрүләре икән. Беркөнне Зәйтүнәгә шулар машинасына утырып кайтырга туры килде. Шунда, көзен автобуслар сирәк йөргәч, кыенрак, дип зарланып сөйләнгән иде. Бүген аны күргәч, алар: «Юл уңае бит, әйдә утыртып алып барабыз», – дип, үзләре тәкъдим итте. Бакчада озак юанырга түгел икән исәпләре. «Булсак, бер-ике сәгать булырбыз», – диделәр.