Өйдән нибары илле-алтмыш адым ераклыкта, тыкрыкка борылган җирдә, тагын бер мәет ята ид...
Өйдән нибары илле-алтмыш адым ераклыкта, тыкрыкка борылган җирдә, тагын бер мәет ята иде. Аны чәнчеп үтергәннәр. Күкрәгендә кан саркып чыккан ярасы шул хакта сөйли. Оперативникларның: «Танучылар юкмы?» – дигән соравы җавапсыз калды… Ике урам чатында торган «Ока» машинасы да тикшерүчеләрне үзенә җәлеп итте. Кычкырып сорасалар да, бирегә килүчеләр арасында аның хуҗасы табылмады. Якын-тирәдәге йортларда да бер җан иясе юк. Машинага да беркетмә төзеделәр. Үле гәүдәләрне моргка алып киткәч, Наил Хәкимович Зәйтүнәне өенә кадәр озатты. Аның фатирында ярты сәгатьләп утырырга да вакыт тапты. – Ничек болай килеп чыкканын һич аңлый алмыйм. Югыйсә эше дә яхшы, якын-тирәсендә йөрүчеләр дә үзем белгән ышанычлы кешеләр иде. Күрәсең, читтән йогынты ясаучылар булгандыр. Кызганыч, бик кызганыч, билгеле… Зәйтүнә аның сүзләренә каршы җавап табарлык хәлдә түгел иде. Ул бары тик ыңгырашкандай аваз чыгарды да: – Белмим… Башыма сыйдыра алмыйм… Ничек болай килеп чыкты соң? – дип сөйләнгәндәй итте. Шактый вакыт сөйләшмичә утыргач, Наил Хәкимович, урыныннан кузгалып, кабат Зәйтүнәнең иңнәреннән тотты да, нык булырга кушып, ишеккә юнәлде… Маратны җирләүне дә Наил Хәкимович шәхсән үзе оештырып йөрде. «Сез җитәкче кешенең мәшәкатьләре болай да баштан ашкандыр. Моңа кадәр күрсәткән ярдәмегез өчен дә рәхмәт! Үзебез җаен табар идек әле», – дигән сүзләргә кул гына селтәде ул. – Үз энем шикелле якын күрә идем. Соңгы ярдәмем булыр, – диде. * * * Наил Хәкимович эшкә урнаштыру мәсьәләсендә Маратны үзенә чакыргач: «Менә нәрсә, энем, махсус белемең булмагач, мин сиңа җитәкче урыннар вәгъдә итә алмыйм. Ә акчалы эш табарга мөмкин. Минем бер якын танышым бар. Аның предприятиесе зур түгел. Шулай да акчаны шәп сугалар кебек. Кайвакыт үзем дә, эх, шунда гына эшләсәм, мондагы тиеннәргә карап ятмас идем, дип көнләшеп куям. Ә киләчәктә кем булуың синнән тора. Үзеңне күрсәтә аласың икән… Беркем дә министр булып тумаган. Барыбыз да түбәннән күтәрелдек. Мин үзем әле бөтенләй авылдан чыккан малай. Хезмәт юлымны төзүче-монтажчы булып кына башладым. Ә хәзер шактый гына йогынтылы адәмнәр дә минем белән исәпләшә. Барысына да үз көчем белән ирештем…» – дигән иде. Аның, үзе әйткәнчә, тиеннәргә генә эшләп йөрмәгәнен Марат бик яхшы чамалый. Кая инде җылы урынны ташлап китү. Аркан белән сөйрәсәләр дә, тырышып-тырмашып урынында калачак ул. Алай да түрә сүзендә торды. Берәр атнадан Марат эшкә урнашты. Шәһәрнең зур гына гаражлар кооперативындагы автомастерскойга слесарь итеп алдылар аны. Баштарак шөреп боргалап йөрде, нәрсә кушсалар, шуны җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Бу мастерской янәшә урнашкан җиде-сигез боксны берләштерә. Һәрберсе уртадан ишек белән тоташкан. Кайберләренә генә тыштан керешле. Боксларда эшләүчеләр саны өч-дүрттән артмаса да, алар аерым бер цех дип атала. Мастерской гаражлар кооперативының бер бүлекчәсе булып исәпләнсә дә, рәсми яктан аңа бернинди катнашы юк. Марат моның шулай икәнлегенә эшли-эшли төшенде. Кооператив директоры бу тирәләргә бер мәртәбә дә килеп чыкмый. Ә мастерскойның җитәкчесе – Анисимов Юрий Николаевич – йомыкый гына адәм. Эшчеләр белән аралашырга бик яратмый, кайчак көннәр буе да күзгә-башка чалынмый. Монда тагын ниндидер кирәкмәгән помнар, цех җитәкчеләре, мастерлар бар. Кемнең нинди урында һәм нәрсә белән шөгыльләнүен Марат үзе дә тәгаен генә аңлап бетерми иде. Хәер, аның өчен алары вак мәсьәлә. Иң мөһиме, эш бара, замана авыр дип тормыйлар, акчасын түлиләр. Юрий Николаевич дигән адәмнең дә монда төп роль үтәмәгәнлеген Марат тиз чамалады. Беркөнне ул, йомышы төшеп, автомастерской җитәкчесе бүлмәсенә кергән иде. Вакытсызрак туры килде бугай. Бүлмәдә Анисимов үзе һәм машиналарны ремонтка кабул итү цехы җитәкчесе Василий Кулагин нәрсә хакындадыр сөйләшәләр. Маратны иң гаҗәпләндергәне шул булды: Кулагин өстәл каршындагы урындыкка җәелеп утырган да, тавышын күтәребрәк ниндидер күрсәтмәләр бирә. Әллә әрли иде шунда. Анисимов исә, акланырга тырышкан гаепле бала кебек, кәнәфиеннән торып, аның каршысына баскан.