Ана кош (хикәя) — 17 сентября 2026 г. в 07:49:13.689
Ана кош (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Әниләре вафат булгач, Гөлзәйнәп белән сеңлесе Җәмиләне әтиләренең апасы Әминәттәй тәрбияләп үстерде. Тормышка чыкмаган, үз баласы булмаган, яратып «тәтәй әби» дип йөртелгән Әминә ярым ятим кызларга бар гомерен багышлады. Кызларның әтисе Муллаян аларны үстерешергә әллә ни ярдәм итмәде. Әле булса Гөлзәйнәпнең хәтерендә: Әминәттәй кызларның әтисе алдында терсәге тишелгән пәлтәне селкеп-селкеп күрсәтә, менә киярлеге дә калмаган, янәсе, ә ата кешенең битараф карашы урам як тәрәзәсенә төбәлгән. Туганының үгет-нәсыйхәтеннән тиз туйган «зимагур» энесе чыгып киткәч, Әминәттәй авыр итеп көрсенә дә сандыгындагы төенчекләрен актара башлый. Андагы чүпрәк-чапракны шактый гына вакыт барлагач, ниндидер исәп белән кайсыдыр төргәкне читкә алып куя. Кичен ул, кызларның гәүдәсен буйга-аркылыга үлчәгәч, тегү машинасы артына утыра һәм төне буена келтер-келтер нидер тегә. Үзенең кешелеккә кия торган атлас күлмәгеннән Гөлзәйнәпкә Тәтәй әбиләре кып итеп торган күлмәк тегә. Ә Җәмиләгә курчак итәгедәй матур итәк чыга шул күлмәктән. Мәктәпкә керәсе Гөлзәйнәпкә Тәтәй әбисе сырма тегә һәм ашъяулыктай зур шәлен кисеп тышлый. Шакмак бизәкле, каракүл якалы менә дигән кәшемир пәлтә килеп чыга. Кечкенә Җәмиләне дә онытмый Әминәттәй: Гөлзәйнәптән калган сырманы сандык төбендә саклаган яшел бәрхет тукыма белән тышлый һәм кызчыкны «өр-яңа» пәлтә белән сөендерә. Әз-мәз хакка Тәтәй әби кешегә дә тегештерә. Тегү машинасының келтер-келтер җай гына әйләнгән тавышына кызлар «әвен базары»на китә. Тәтәй әбинең «аппаклары» иртән уянуга, өстәлдә самавыр чыжылдап утыра, искитмәле тәмле боткадан, йә тәбикмәктән җылы пар күтәрелә. Ял иткәнме-юкмы, кайчан өлгергән Әминәттәй боларның барсына – билгесез. Мал карау да, бакча тоту да, кышкылыкка печән-утын әзерләү дә бер Тәтәй әби өстендә. Кошчылык фермасында эшләгән Тәтәй әби эшкә киткәндә күршеләренә кызларга күз-колак булырга үтенсә дә, бер-ике кат кайтып китмичә түзми. Менә шушы – кияүгә чыкмыйча сазаган, бер аягы аксак Әминәттәй, ярым ятим балаларны үз канаты астына алып, кызларга әниләрен алыштырырга тырышты. Бервакытны, Гөлзәйнәпкә – ун, Җәмиләгә җиде-сигез яшьләр булгандыр, ят хатын иярткән әтиләре аларны алырга кайтты. Алты ел буена сабыйларны үстергән Әминәдән рөхсәт сорауны кирәк санамадымы, аталары булгач, балаларга хокукы бар дип уйладымы, Муллаян ишектән керә-керешкә үк кызларга җыенырга кушты: – Гөлзәйнәп, Җәмилә, әйдәгез, үзебезгә кайтабыз. Менә дигән әни таптым үзегезгә! Берни аңламаган кызлар бер – Тәтәй әбиләренә, бер төлке якалы пәлтә кигән ят хатынга карадылар. Әминәттәй, колагым ялгыш ишетәме дигәндәй, телсез калды. Төлке яка, бакыр тешләрен ялтыратып, балаларга карап торды да, Җәмиләне көчләп диярлек үзенә якынрак тартты һәм, кесәсеннән суыра торган әтәч кәнфит чыгарып, кызларга сузды. Җәмилә күчтәнәчне тиз генә эләктерсә, Гөлзәйнәп, Төлкедән ятсынып, читкә тартылды. Колагына суккандай тоелган ят хәбәрдән һаман һушына килә алмыйча азапланган Әминәттәйнең йөзе кызарынып, хәтта тирләп үк чыкты. Бу минутта аңа карарга да кызганыч иде. Әйтерсең лә энесе үз балаларын алырга килмәгән, ә Әминә өчен бу дөньяда иң кадерле, иң газиз җан ияләренә начарлык кылырга әзерләнә. Иреннәре дерелдәде, тезләре калтырады Тәтәй әбинең бу минутта, тик барыбер уйлаганын әйтте: – Сиңа, балаларын бар дип тә белмәгән ата күкегә, хатыннан хатынга йөргән иргә биреп җибәрәмме соң сабыйларымны?! Алты ел буена күз карасыдай саклап үстергән бәбкәйләремне?! Ничә үги ана җәбере күрсәтмәкче буласың балаларыңа? Балаларны миннән аерырга йөрсәгез, башкача монда эзегез дә булмасын! Эш тиз генә барып чыкмагач, Муллаян кызларына дәште: – Әй, сез дим, телисезме үз әтиегез белән туган йортыгызда яшәргә? Гөлзәйнәп белән Җәмилә, алдан сөйләшеп куйгандай, Тәтәй әбигә ике ягыннан килеп сыендылар һәм баш кына чайкадылар. Юк, без беркая да китәргә теләмибез! Хәтта Төлкенең, өйдә яңа күлмәкләр, курчаклар көтә, дигән вәгъдәсе дә кызларны алдый алмады. Ясалма елмайган Төлке генә түгел, ә үз әтиләре дә чит-ят иде инде