АЛЛАҺНЫҢ РӘХМӘТЕ ЯУСЫН ДИП ӘЙТҮ- ДОГА.
АЛЛАҺНЫҢ РӘХМӘТЕ ЯУСЫН ДИП ӘЙТҮ- ДОГА. Нигә рәхмәт дигәнгә караганда Аллаһының рәхмәте дип әйтү саваплырак? Сорауга Казанның "Өметлеләр" мәчете имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирде: -Яхшылык кылган кешегә “Аллаһының рәхмәте булсын” дип әйтсәк, аның өчен хәер-бәрәкәт сорап Аллаһка дога кылган булабыз. Әгәр дә инде “Рәхмәт” кенә дип әйтсәк, бу дога булып саналмый, чөнки бу очракта рәхмәтнең кемнән икәне билгесез булып кала. Шуңа күрә Аллаһның рәхмәте булсын дип әйтсәң яхшырак.