Балан нәрсәдән файдалы?
Балан нәрсәдән файдалы? Фирая Захарова, үләнче: — Баланны көз көне сентябрь азагы октябрь башларында, кырау төшкәч җыялар. Бу вакытта ул тагын да тәмлеләнә, баллана. Иртә җыелган баланны куллансаң, күңелне болгатырга мөмкин. Баланның файдасы турында сөйләгәндә гел шуны әйтәм: балан белән дус кешегә табиб кирәкми. Бу бик файдалы җимеш. Кан басымын төшерә, салкын тигәндә булыша, хатын-кызга климаксны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Ютәлдән файдалы. Балан суы белән тамак чайкасаң да яхшы. Баланны бал кабып эчсәң, файдасы тагын да арта. Шул ук вакытта чама хисен дә онытырга ярамый. Подагра авыруы булган кешегә, буыннар сызлаганда, кан басымы түбән булганда баланны күп кулланмаска киңәш ителә. Баланны салкын урында, тишекле әрҗәдә сакласаң яхшы. Иммунитетны ныгыту өчен балан белән балдан рецепт: Бер өлеш баланга ике өлеш бал салып болгатасың. Бал кушылган балан катнашмасын көненә 3тапкыр 1әр аш кашыгы эчәргә кирәк.