Майда пешкән сумса
Майда пешкән сумса 1 пачка эремчек 2 йомырка 1 аш кашыгы шикәр комы 1 чәй кашыгы сода 1 чәй кашыры тоз 2 аш кашыгы каймак Он.Камырны йомшак итеп басабыз. Эчлек өчен: 4 пешкән йомырканы угычтан уабыз, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, май кушабыз. ( ит фаршы белән пешерергә дә була) Кабартмаларны газ өстендә майда, ике ягын кыздырып пешерәбез. Бу рецепттан 10 сумса чыга. Әллә сездә кабармамы, пирожкимы?) #тәмлеяллар