Иске чардуганны тимер җыючыга бирергә ярыймы?
Иске чардуганны тимер җыючыга бирергә ярыймы? Сорауга Казандагы "Гаилә" мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә. — Зиратта чардуганны алыштырырга теләгән идек. Аның искесен тимер җыючыга тапшырырга ярыймы? —Төрле җирлектә төрле кагыйдәләр кабул ителгән. Башта авылдагы имам белән киңәшләшегез. Әгәр иске чардуганны тимер җыючыга тапшырасыз икән, акчасын мохтаҗларга сәдака итеп бирсәң хәерлерәк. Җомга мөбарәк булсын 🤲