– Менә анысы бик начар. Югыйсә, ул сөякләрне бөтенләй кузгатмасагыз да була иде. Ә инде... — 4 октября 2026 г. в 16:58:49.908
– Менә анысы бик начар. Югыйсә, ул сөякләрне бөтенләй кузгатмасагыз да була иде. Ә инде кузгаткансыз икән, шау-шу куптармыйча да эшләргә мөмкин бит. Безнең һәрвакыт шулай инде, тавыш-гаугасы күп була, ә эшнең нәтиҗәсе – ноль. Дүртөйле вакыйгасы буенча да әллә нинди дәлилләр, шаһитлар вәгъдә иткән идегез дә, нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз. Өстәвенә, күпме кешене тынычсызладык. Казанның үзенә барып ишетелде хәтта… Кәрим начальнигының фикер сөрешен һаман аңлап җиткерә алмый иде әле. Гомергә табышмаклар белән сөйләргә яратты. – Ә нәрсә булган соң? Рашат Рамазанович, монда бернинди начарлык та юк бит. Сөякләрне тапканнар, антропологик экспертиза аның шәхесен ачыклаган, тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтеп күмәрләр авылдашлары. Моның нинди начарлыгы бар соң? Инде бусы Казанга барып ишетелмәгәндер, шәт?! Аннан, ишетелсә дә… – Ишетелгән шул менә, – дип, Кәримнең сүзләрен бүлде Рашат Рамазанович. – Бүген миңа Казаннан шалтыраттылар. Беләсеңме каян?... Обкомнан! Авылдашыгыз Солтан Нариманович шалтыратты! – Солтан? Аңа нәрсә җитми тагын? – Ул, иске сөякләрне кузгатуга авыл халкы каршы, ди. Авылыбыздагы картлар, өлкән кешеләр үтенече буенча шалтыратуым, ди. Кәрим аның әлеге сүзләреннән елмаеп куйды. – Һе, беләбез без ул авыл халкының кем икәнлеген. Нариман Сәмигуллович гомере буе авыл халкы исеменнән эш йөртте. Авыл халкы каршы, имеш. Нишләп каршы булсын. Күп еллар буе череп яткан ул сөякләрнең шәхесе ачыкланып, гүргә иңдерелүгә риза гына тирәклелеләр. Димәк, Нариман Сәмигуллович каршы бу эшкә. Сәминекеләр үзләренә кагылышлы нәрсә булса гына, шулай артларына ут капкандай йөгерә башлый. Бу сөякләрнең аларга килешеп бетми торган ягы булган, күрәсең… Кәримне башлаган эшеннән чигендерерлек бернинди көч тә юк иде инде. Ул, үзе дә сизмәстән, Самат шикелле үк азартка кереп китте. Хәер, ул азарт та түгел, ахры. Ә нәрсә соң? Күптән үлгән билгесез кешеләрнең исемнәрен тәгаенләү начармыни? Кәрим моны изге эш дип саный. Һәм инде шуңа тотынган икән, ул аны ярты юлда калдыручылардан түгел. Ә Тирәкле зиратыннан казып алып, экспертизага соңрак тапшырылган икенче баш сөяге турында Кәрим милиция начальнигына ләм-мим бер сүз әйтмәде… * * * Кыңгыр гамәлләре өчен Альбертны «үз теләге белән» эштән җибәргәч, физкультура укытуны да Саматка тапшырдылар. Барысына да өлгерергә кирәк. Үз-үзен аямыйча эшләвенә Самат кайвакыт үзе дә риза түгел иде. Ялы да кирәк ләбаса. Тик сер бирәсе килмәде. Ул көрәшчеләр токымыннан бит. Әнә шундый көндәлек мәшәкатьләр белән, егет Сазлы Күл тирәсендә табылган сөякләр турында инде онытып та бара иде. Ләкин, көннәрдән бер көнне, районнан шалтыраталар, дип, аны почтага чакырттылар. Шалтыратучы кеше Кәрим иде. – Сөенчесенә нәрсә бирәсең? Синеке өскә чыкты – Сазлы Күл буеннан табылган теге сөякләр, чыннан да, Сабирҗанныкы икән бит. Әле менә бүген генә Казаннан җибәрелгән экспертиза нәтиҗәләрен алдым, – дип башлады ул сүзен. Бу көтелмәгән (ә бәлки, киресенчә, көтелгәндер) сүзләрдән Самат башта каушап калды. Тик ул үзен тиз кулга алып өлгерде. – Ә Тирәкле авылы зиратындагы Сабирҗан кабереннән казып алган баш сөяге? – Анысының нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Соңрак җибәрәселәр. Самат, менә нәрсә, син хәзер Сазлы Күл буендагы теге сөякләрне җыеп алып кайту жаен кара. Югыйсә, кар төшә башласа, аларны табу кыенлашачак… Самат шул ук көнне Сазлы күл янына китте. Тик барып җиткәч, гаҗәпләнүдән телсез калды: җир бик нык тапталган. Ә сөякләр исә бөтенләй аз калган, алары да тәртипсез чәчелгән һәм сындырылганнары шактый. Монда кемнәрнеңдер «бик нык эшләгәне» күренеп тора. Кем икән? Инде күптән үлгән бу кешенең сөякләре кемгә комачаулады икән? Самат сөякләр табылган урыннан ун-унбиш метр ара калдырып, тирә-яктан әйләнеп чыкты. Анда да тәртипсез чәчелгән сөякләр очратты ул. Димәк, кемдер аларны махсус рәвештә тирә-якка чәчкән. Җыеп алырлык булмасын, дигәндер инде… (Дәвамы бар.)