– Бу обкомнан, Зарипов, – дип сүзен дәвам итте ул. Аннан соң тагын да аңлаешлырак булсы...
– Бу обкомнан, Зарипов, – дип сүзен дәвам итте ул. Аннан соң тагын да аңлаешлырак булсынга, – Солтан Нариманович, – дип тә өстәде. Аның кем икәнлеген Рашат Рамазанович шунда ук аңлап алды. Тумышы буенча алар районыннан, Тирәкле авылыннан Нариман улы иде бу. Түбәнчелек белән сөйләшергә тырышучы бу адәмнең үзенә нинди йомышы төшүен генә аңлый алмый иде әле милиция начальнигы. Ә алга таба әңгәмә түбәндәгечә дәвам итте: – Рашат Рамазанович, сез мине беләсез булыр. Якташыгыз… Шул районнан… Тирәкле авылыннан… Борчуымның сәбәбе – әле шушы көннәрдә генә авылдашлардан бер хәбәр ишеттем дә шуңа битараф кала алмадым. Сезгә шалтыратырга булдым. Тирәкледә ниндидер кеше сөякләре тапканнар икән дә, ул сөякләрне бөтенләй кагылышы булмаган вакыйгаларга бәйләп, авылның кайбер хөрмәтле кешеләренең тынычлыгын алып йөриләр икән. Һәм, иң кызыгы, ишетүемчә, моның белән район милиция бүлеге шөгыльләнә, имеш. Мин ышанмадым, әлбәттә. Сафсата! Сездәй хөрмәтле кеше җитәкләгән коллективта… Археологлар түгел ләбаса… Ниндидер череп беткән сөякләр аркасында кешеләрнең тынычлыгын бозып… Ә, менә нәрсәдә икән, имәндә икән чикләвек, дип уйлап куйды Рашат Рамазанович. Кәрим, тиз генә хәл ителергә тиешле эш, дисә дә, өлкә комитетына ук барып ишетелгәч, димәк, гаугалы булачак. Алай да, Рашат Рамазанович Тирәкледә табылган кеше сөякләре буенча хәбәрдар икәнлеген яшереп маташмады. – Әйе, Солтан Нариманович, андый сөякләр хакында ишетеп беләм… – Беләсез?! Димәк, милиция шөгыльләнә, дигән сүзләр хак?... – Шөгыльләнә, дип… Юк, рәсми төстә шөгыльләнмибез… Аннан башка да эшләребез муеннан ашкан. Район милициясенең җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы капитан Мусинны бик кызыксындыра бу сөякләр. Авылдашыгыз Мусин Кәримне беләсездер? Ул бездә эшли… – Ә-ә, Мусин Кәрим! Ишеткәнем бар, ишеткәнем бар… Ишеткәнем бар, имеш, Авылдашы турында, беләм, дип әйтергә кирәктер, – Менә шул Кәрим, авылдашларыгыз алдында яхшатланып булса кирәк, ниндидер тикшерү, эзләнү эшләре башлаган бугай. Телефонның аргы башындагы кеше берникадәр эндәшмичә торгач: – Шундый җитди учреждениедә ниндидер үзешчәнлеккә юл куелуын һич аңлый алмыйм, – диде. – Солтан Нариманович, мин бу хакта аның белән сөйләшәчәкмен, әлбәттә. Сүз дә юк, авыл кешеләре моңа каршы икән, чарасын күрербез… – Бүген үк сөйләшегез, Рашат Рамазанович. Каян чыккан башбаштаклык ул?! Телефондагы тавыш кырыс боеру тонына күчә бара иде. Солтан Нариманович, тагын берничә сүз әйткәч, бүтән синең белән сөйләшер сүзем юк, дигәнне белдереп, кискен генә: «Хушыгыз», – диде дә, элемтә шуның белән өзелде. Рашат Рамазанович, телефон трубкасын колагыннан алмыйча, «пип-пип» дигән авазларны берникадәр вакыт тыңлап торды. Аның башында уйлар өермәсе бөтерелә иде. Сөякләр турында Кәримнең беренче әйтүендә үк шикләнгән иде югыйсә. Күңеле сизгәндәй, җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигына юк эш белән маташмаска кушкан иде. Юк, кире беткән кеше, ул һаман үзенекен итә… Уйлаган саен Рашат Рамазановичның ачуы ныграк кабарды. Ул, үзе дә сизмәстән, тиз-тиз ишекле-түрле йөренә башлады, өстәлдәге графиннан су агызып эчте. Эчке элемтә телефоны янына килеп, андагы бер кнопкага басты. Исәбе – Кәримне кабинетына чакырып сөйләшү иде. Ләкин җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы кабинетында трубканы алмадылар. Дежур милициягә шалтыраткан иде, тегесе: – Капитан Мусин да, экспертлар да чакыру буенча чыгып киттеләр, – дип җавап бирде. …Кичкә таба, эш сәгате тәмамланыр алдыннан, начальник кабинетына Кәрим үзе килеп керде. Бу вакытта Рашат Рамазанович бераз «суынган» иде инде. – Кәрим Кыямович, Тирәкле авылында табылган кеше сөякләре турында сездән башка тагын кемнәр белә? – дип башлады ул сүзен. Кәрим җитәкчесенең бу сүзләреннән бераз аптырабрак калды. – Нишләп, Рашат Рамазанович? Авыл халкыннан андый нәрсәне яшереп калып булмый. Тирәкледә сөякләр турында ишетми калган кеше юктыр.