Югалган эзләр (повесть) — 4 октября 2026 г. в 16:58:46.305
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 8. Кәрим эшкә баруга, иртән үк, Рашат Рамазановичка керермен, дип планлаштырган иде. Ә милиция начальнигы эчке элемтә телефоны аша аны үзе чакырып алды. Димәк, ниндидер җитди сәбәпләре бар. Бәлки, кичә Тирәклегә баруын кемдер җиткергәндер дә, Рашат Рамазанович бүген, озакка сузмыйча, шул турыда җентекләп сорашырга уйлагандыр. Ул үзе белән киңәшләшмичә нәрсә дә булса майтарганны һич кенә дә яратмый. «Каян чыккан үзешчәнлек бу?» – диячәк инде хәзер… – Тирәкледә ни булган тагын? Кичә шунда баруыгыз турында әйтүем. Өстәвенә, өере белән экспертларны да иярткәнсез, – дип башлады сүзен начальник. Карале, Кәрим уйлаганнан күпкә мәгълүматлырак икән бит Рашат Рамазанович. Инде экспертлар турында да ишеткән. – Ашыгыч рәвештә чакырдылар да, чыгып китәргә туры килде… – Нәрсә, үтерүме, караклыкмы, дәүләт милкенә кул сузумы?... – Юк, анда кеше сөякләре тапканнар… Начальник, тәрәзәдән күзләрен алып, Кәрим ягына борылды. Күзләрен зур ачып, түгәрәкләндереп, үзенә төбәлүен күргәч, әһә, монысыннан хәбәрдар түгел икән әле бу, дип уйлады Кәрим. – Нәрсә, миннән көлүегезме әллә? Без бу сөякләр мәсьәләсендә бер мәртәбә сөйләшкән идек инде. Һәм мин шуннан соң бу хакта кабат сүз кузгатмабыз, дигән идем. – Ул сөякләр бөтенләй икенче. Аларын делянкадан тапканнар иде. Ә боларын Сазлы Күл дигән урыннан, укучылар колхоз басуында бәрәңге алган вакытта күреп алганнар. Бу хәл халыкны пошаманга төшергән. Шулар соравы буенча бардык та инде без анда. Үлүченең шәхесен белергә кирәк бит. Авылдашларның аның кем булуы турында фаразлары да бар хәтта. Чагыштыру өчен, исән вакытында төшкән фоторәсемен дә экспертларга биреп җибәрделәр. Миңа калса, экспертиза ясарга кирәк, Рашат Рамазанович. Казанга экспертизага жибәрү өчен сезнең хәер-фатиха гына кирәк. Документларны рәсмиләштерү өчен, диюем. Начальникның әле ике-өч минут элек кенә булган халәте юкка чыкты. Ул җиңел сулап куйгандай булды. – Ярар, уйларбыз, – диде ул, йомшарып… * * * Шул көннәрдә Казаннан Тирәкленең Сазлы Күлянында табылган кеше сөякләренә судмедэкспертиза нәтиҗәләрен җибәрделәр. Чыннан да, баш сөяге фоторәсемдәге кешенеке икәнлеге расланган иде анда. Ягъни Шакирҗанов Сабирҗанныкы була инде. Дусты Самат инде күптән шул фикердә булса да, Кәрим Казаннан уңай җавап килер, дип, өмет итмәгән иде. Күр инде син, нәкъ Самат уйлаганча булды бит, дип, Кәрим шаккаттты. Димәк, монысы Сабирҗанныкы булгач, узган ел урман делянкасыннан табылганы аныкы түгел. Ә кемнеке? Чыннан да, Сәхибулланыкы микәни? Әйе, хәзер анысының экспертиза нәтиҗәләрен көтәргә кала инде. Хәзер, бу сөякләр Сабирҗанныкы булгач, Латыйфа белән Баһау да кабернең ачылганлыгына бер сүз дә әйтмәсләр… Әнә шулай итеп, Кәрим кабат эшкә кереп чумды. Рашат Рамазанович өчен монысы яхшы гына иде. Тирәкледәге әллә кайчан үлгән кешенең шәхесен билгеләү милиция эшчәнлегенең дәрәҗәсен генә күтәрә түгелме соң? Җинаятьләрне ачу буенча процентлары бик түбән башка районнар алдында, әнә, Рашат Рамазанович ул яктан үрнәк булырлык, әле алай гынамы, күп еллар элек үлгән (яки үтерелгән) кешеләрне дә таба аның егетләре, диярләр. Бу начармыни?! Башкалары янына тагын бер «плюс» дигән сүз бит. Шуларны уйлагач, Рашат Рамазанович Кәримнең табылдык сөякләр буенча эшчәнлегенә, дөресрәге, үзешчәнлегенә бөтенләй игътибар итмәскә тырышты, ә кайвакыт хәтта хуплау сүзләре дә әйткәли башлады. Тик сүздә генә бер атуда ике куянны егарга була икән, ә тормышта бу һич мөмкин түгел… Дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып, иң рәхәт хисләр белән генә канатланып йөргән Рашат Рамазановичны Казаннан булган бер телефон шалтыравы тагын «җиргә төшәргә» мәҗбүр итте. Телефон элемтәсенең теге башындагы кеше, аны белеп, исеменә әтисенең исемен дә кушып исәнләште. – Исәнмесез, Рашат Рамазанович?! – диде ул, бик төчеләнеп. Аның боерыклар биреп гадәтләнгән тавышын көчәнеп кенә ягымлы итәргә, әңгәмәдәшендә яхшы тәэсир калдырырга маташуын Рамазаныч телефон аша да сизеп алды. Исәнләшкәндә әйтелә торган тагын берничә сүз алышкач, әңгәмәдәш үзе белән таныштыруны кирәк санады: