Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 7. Сазлы Күл авылдан районга таба баручы олы юлдан читтә урнашкан. Шактый мәйдан биләп торучы бу сазлыкны киптереп, чәчүлек өчен файдалану турында инде күптәннән сүз алып барылса да, Газыйм колхоз рәисе булып килгәч кенә әлеге эшкә ныклап тотындылар. Берничә ел элек республика башкаласыннан килгән мелиораторлар эшләгән махсус технология буенча сазлыкны киптерү эшләре башланган иде. Дөрес, соңгы елларда, финанс житенкерәмәү сәбәпле, бу эш бераз туктап калды. Ә киптерелгән мәйданга бәрәңге утырттылар… Мәктәп укучыларын бирегә трактор арбасына утыртып (дөресрәге, төяп) алып килделәр. Басу инде ничә көннәр яуган яңгырдан соң тәмам боламыкка әйләнгән. Әлбәттә, моннан бәрәңге уңышының яртысын да җыеп алып булмаячак. Тик, бәрәңге җирен казымыйча, кар астында калдыру да килешә торган эш түгел… Баштарак эш җәһәт кенә барган кебек булса да, ярты сәгатьләп вакыт узды микән, тизлек бермә-бер кимеде. Үзле балчык көрәккә сылана, бер төп бәрәңге казыган саен, аны кырып чистартырга кирәк. Көрәкне кыру өчен күпләр агачтан махсус калаклар ясап алып килгән-килүен. Ләкин бер адым атлаган саен, иелеп көрәкне чистарту билгә төшә, хәлне тиз ала. Инде казучыларның өсләреннән пар күтәрелә. Җитмәсә, чүпләүче балаларның чиләк төпләренә бәрәңгегә ияреп кергән үзле балчык әкренләп җыелып, «йөк»не шактый авырайта. Шуңа күрә бригадир Нәфис «перекур» игълан итмичә булдыра алмады. Ялга туктагач, «өмәчеләр», төркем-төркем булып, кайсы-кая таралышты. Ир-атлар кайсы аяк өсте баскан килеш, кайсы чүгәләп тәмәке пыскыта башлады. Хатын-кызлар исә арырак, Сазлы күл читендәге чирәмле җиргә, куаклыкка юнәлде. Унынчы класста укучы кызлар да шул төркемдә иде. Самат алар артыннан: «Озак йөрмәгез, унбиш-егерме минуттан кабат эшне башлыйбыз», – дип кычкырып калды… Санаулы минутлар тиз узды. Нәфис кул сәгатенә карап: – Тагын бераз селкенеп алыйк булмаса, – дигәч, ир-атлар кабат көрәкләренә тотынды. Аларны күреп, таллыктан чыккан хатын-кызлар да эшләүчеләр төркеменә кушылды. Самат, күз йөртеп, үз классындагы укучыларны барлый башлады. Таллык ягына киткән кызларның берсе – Алсу исемлесе күренми иде әле. Баштарак, менә килер, дип сабыр гына көткән Самат пошына башлады. Сабырлыгы төкәнгәч, әкрен генә таллык ягына атлады. Ике арада булган юлның яртысын узгач, куаклар арасыннан күзенә ниндидер карачкы чалынгандай булды. Самат бу шәүләне шунда ук танып алды. Физрук Альберт иде ул. Шул тирәгә якынлашкач, тал агачы артында ниндидер ыгы-зыгы тоеп алды. Кычкырганга, ысылдаганга охшаган авазлар ап-ачык ишетелә иде. Димәк, Альберт монда берүзе генә түгел. – Тимә… тимәгез… Кит, кит моннан. Хәзер кычкырам… – Ал… Алсу, мин сине яр… ярат… Самат, агачны әйләнеп узгач, Альбертның каршысына килеп басты да, тынычлык сакларга тырышып: – Ә ул сине яратмый, – диде. Каршысында кинәт пәйда булган Саматны күргәч, Альберт кулларын бушатты. Кыз, шуннан файдаланып, бар көченә егетне этеп җибәрде дә бәрәңге алучылар янына йөгерде. Альбертның ачудан йөзе кыйшайды. – Ә-ә, хөрмәтле географ икән әле. Нәрсә, кече йомыш белән килдеңме, олысы беләнме?... Альбертның оятсызларча әйтелгән бу сүзләре ачуын бик нык китерсә дә, Самат тынычлык сакларга тырышты. – Юк, йомыш белән түгел, Алсуны чакырырга килгән идем, – диде ул. – Яратмый ул сине, бәйләнмә Алсуга, – дип кабатлады аннан соң. – Ха, яратмый, имеш. Әле ничек кенә ярата ул мине. Ул яратканча ярату өчен сиңа әле өйрәнергә дә өйрәнергә, абзыкай. Бу Альберт исемле егетнең сәер яклары бар, дип, өлкән укытучылар юкка гына әйтмәгән, күрәсең… Альберт кинәт кенә артка чигенеп куйды да, кулларын алга сузып, көрәш позасына басты. – Каратэ күрсәтергәме? – диде ул, кулларын уйнаткалап. Юк, бүген, нәкъ менә шушы урында Саматның беркем белән дә көрәшеп торасы килми иде. Бүген ул укытучы. Ерак кына түгел укучылар, укытучылар, авыл халкы. Ә ул монда исәр малай шикелле сугышып ятса, алар ни уйлар? Шуңа күрә кизәнергә маташкан Альберттан читкәрәк тайпылды. Тик ялгыш басты бугай, сазлыкны киптергәндә су агызу өчен казылган канауның чите