– Инәй, нишләвең бу?! Сөбханалла! Берүк, егыла күрмә! – дип, әнисен култыклап алырга да...
– Инәй, нишләвең бу?! Сөбханалла! Берүк, егыла күрмә! – дип, әнисен култыклап алырга да, атлап китүен көтәргә дә белмичә, туктап калды. Бу көн турында күпме хыялланды бит ул. Инде өмете дә сүрелә башлаган иде… – Мин дә аякка бастым әле, улым. Шатлык бит! Зур шатлык… Улым, дөнья нинди матур! – Миңлебәнатның суырылып калган йөзендә күзләре шатлыктан дымланган иде. – Күпме ятарга була инде? Менә, Алла рәхмәте, хәзер йөреп тә карыйм. Күгәрченгә ярма сибәм. Әтиеңнең күгәрчене килгән бит! Әтиең турында хәбәр алып килгән. Ишеттеңме әле, улым?! – Ишеттем, әни, ишеттем. Үзем дә сиңа шул хәбәрне җиткерергә ашыга идем. Бөтен халык шул хакта сөйли. Кибеттә дә шул сүз, урамда да… Салих – герой! Салих, Салих… – Ярманы, инәй, үзем сибәрмен. Менә тагын сиңа бер яңалык, әни! Күптәннән сиңа әйтәсебез килә иде. Хәлең яхшырганы көттек... – И балалар… Күгәрченнең күптән килгәне юк иде. Бүген килде. Менә янына тагын бер күгәрчен килеп кунды. Гөлдерәп. Менә нигә килгән икән ул әтиеңнең күгәрчене. Киленне карарга килгән икән бит!... Йә, исәнме, Саимә кызым! Бәхетләрең, бәрәкәтләрең белән уз өйгә. Карале, Суфиян улым, тез буыннарым йомшап китте, шушы урындыкка утырт әле. Ипләбрәк карыйм әле киленне. Йә, Хода, бу көннәрне дә күрсәткәнең өчен мең рәхмәт! Ике бәхет бергә килми диләр, була икән. Була. Сирәк булса да, улым. Ике бәхет бергә килде, улым. – Инәй, – Суфиянның колак очларына кадәр кызарды, – безгә фатихаңны бирсәң иде! – Миннән фатиха, балакайларым! Тигез яшәгез. Балаларыгызның рәхәтен күрегез! – Миңлебәнатның күзләренә шатлык яше тулды. Яшьләргә җан керде. Күзләрен күтәреп бер-берсенә карадылар, бәхетле елмайдылар. – Мунча яккан идем, инәй, – диде Суфиян, җиңел сулап. – Әле Саимә белән карадык – пары таман гына. Саимә сине мунча кертеп чыгарам, ди. – Әйе, әйе, – диде Саимә, башын иеп. Ул бераз нидер әйтеп бетермәгән, иң кирәкле сүзне әйтергә кыймаган сыман шикелле торды да, бар батырлыгын җыеп, – әйе, инәй, – дип өстәде һәм җиңел сулап куйды. – Пары таман гына дисеңме, килен? – Миңлебәнатның килене дәшкәнне тагын да ишетәсе килде бугай. Гомерендә бер генә кыз баланың да «инәй» дип дәшкәне булмады бит аңа… – Май кебек, инәй! – Рәхмәт, балакаем! Болай булгач, мунчага гына түгел, синең белән җир читенә дә барам, Саимә кызым! Мунчага әнисен күтәреп илтте Суфиян. Саимә Миңлебәнатны әйбәтләп юындырды, ләүкәгә утыртып, мәтрүшкәле каен себеркесе белән чапты, чәчләрен әче катык белән юып тарады, яңа киемнәр кидерде. Күтәреп алып кайтып, чәйләр эчерткәч, сәкегә чиста урын-җир җәеп яткырдылар. «Яңадан тугандай булдым, балакайлар», – дип, ана рәхмәтләр әйтеп, белгән догаларын укыды. Аннары «Арыдым әле, әтиегезне уйлап ятыйм бераз. Бик сагынган идем, менә үзен күргәндәй булдым…» дип, ул изрәп йокыга талды. Иртән Миңлебәнат уянмады… …Суфиян белән Саимә тигез гомер кичерде. Инде үзләре дә әби-бабай: шушы көннәрдә сигезенче оныклары туарга тиеш. Шул хәбәрне көтеп, телефон яныннан китмиләр дә әнә. – Суфиян, кара әле, – диде Саимә, тәрәзәгә ымлап. Тәрәзә төбендә пар күгәрчен утыра иде. – Күгәрченнәр килгәч, булды, әнисе, – диде Суфиян, куанычыннан учларын уып. – Кечкенәбез туган, дигән сүз! Безнең балалар туган саен сөенче алырга килә ич әтәй-инәйнең пар күгәрчене… Күп тә үтмәде, телефон шалтырап шатлыклы хәбәр китерде...