икесе дә тормыш мәшәкатенә чумды, элеккеге аерылмас дуслар бер-берсен сирәк искә төшерде.
икесе дә тормыш мәшәкатенә чумды, элеккеге аерылмас дуслар бер-берсен сирәк искә төшерде. *** Башта диссертация язып, аннан фәнни хезмәтләр өстендә эшләп, 20 елга якын вакытның үткәнен сизми дә калды Мәдинә. Соңгы вакытта бик еш үзенең алдагы тормышы хакында уйлана башлады. Әйе, аның яраткан эше бар. Акчаны да әйбәт ала. Инде күптән фатирлы, машиналы булды. Ел саен чит илгә ял итәргә йөри. Тик инде кырыкка якынлашып килүче хатын һаман ялгыз. Аның артыннан йөрүче ирләр булмады түгел. Тик аларның берсен дә күңеле үз итмәде Мәдинәнең. Бер-ике тапкыр очрашудан ары узмый иде аларның мөнәсәбәтләре. Кайсы артык кырыс холыклы, кайсы акча турында гына уйлый... Һәрберсенең тискәре ягын табып кына торды хатын. Ә еллар бер-бер артлы тәгәрәп үтә торды. Мәдинә кечкенәдән хыялланган принц күренмәде. Гомерлеккә ялгыз калуы белән килешкән дә иде инде Мәдинә. Тик көннәрдән бер көнне мәхәббәт дигән илаһи хис аның да күңел тәрәзәсен шакыды. Яңа уку елы башланган вакыт иде ул. Беренче курс студентларына лекция укыганда, арткы партадагы егетнең үзенә үтәли тишәрдәй булып карап утыруын тойды кыз. Үзе дә берничә тапкыр, сиздермәскә генә тырышып, күз сирпеп алды. Карашлары очрашкач, егет, оялып, күзләрен аска төбәде. Башка төркемнәргә дәрес биргәндә дә, күз алдыннан әлеге егетнең оялчан карашы китмәде Мәдинәнең. Үз уйларыннан үзе дә кызарып куйды. Килешмәгәнне! Бала гына ич әле ул. Икенче көнне парлар тәмамлангач, егет, Мәдинәне институт ишеге төбендә сагалап торып, бер бәйләм чәчәк бүләк итте. – Сезне яңа уку елы башлану белән котлап, кәефегезне күтәрергә теләдем, – диде ул аптырап калган укытучысына. – Бәлки, берәр кафега кереп, чәй эчәрбез? – Минем вакытым юк, рәхмәт, – Мәдинә, уңайсызланудан кызарынып, машинасына ашыкты. Тик егет алай тиз генә бирешмәде. Икенче юлы, бер поднос тәм-том күтәреп, институт ашханәсендә төшке аш ашаучы Мәдинә янына килеп утырды. – Комачауласам гафу итегез, буш урыннар юк. Бу юлы инде Мәдинә егетне куып җибәрә алмый иде. Сүзсез генә ашавын дәвам итте. – Мәдинә Маратовна, – диде егет, торт кисәген хатын алдына куеп, – ашап карагыз әле, шундый тәмле. Мин Радель булам. – Рәхмәт, Радель. Мин баллы ризыклар ашамыйм. – Сезгә фигура хакында борчыласы юк, Мәдинә Маратовна. Сез болай да... Хатынның усал карашын күреп, егет артыгын ычкындыруын аңлады булса кирәк. Сүзне башкага борды. – Сез укыткан дәресләр бик ошый миңа. Тик соңгы контроль эшне аңлап бетермәдем. Сез миңа ярдәм итә алмассыз микән? – Лекциядән соң килерсез, – диде Мәдинә, үзен мөмкин кадәр коры тотарга тырышып. – Икенче юлы ни дә булса аңлашылмаса, сорауларыгызны пар вакытында бирегез. Күпме генә тырышса да, көн саен нинди дә булса сәбәп табып, янында бөтерелгән бу уйчан карашлы егетнең игътибарын кире кага алмады Мәдинә. Алай гына да түгел, көннән-көн үзенең дә аңа ныграк тартылуын сизеп алды. Радельны ярты гына көн күрми торса да, борчыла башлады. Шуңа да бер айдан кафеда очрашырга тәкъдим ясагач, ни дип җавап бирергә дә белмәде. 38 яшьлек хатынның 18 яшьлек егет белән бергә була алмауларын ул акылы белән аңлый иде. Тик яшь кызлардай үлеп гашыйк булган йөрәге башканы әйтте. – Син дә миңа ошыйсың, Радель, – диде Мәдинә күпмедер вакыт сүзсез уйланып торганнан соң. – Тик үзең уйлап кара... Мин синнән 20 яшькә олы. Син минем улым булырлык... – Сезнең гаиләгез юк бит? – Юк... – Шулай булгач. Безгә беркем дә комачауламый, Мәдинә. Иң мөһиме – без бер-беребезне яратабыз. Минем әле бер тапкыр да болай үлеп яратканым булмады. Аннан соң... Сиңа үз яшеңне биреп тә булмый. Радель ялганламады. Дөнья мәшәкатьләре өчен артык борчылмаган, һәрвакыт үз-үзен генә кайгыртып яшәгән Мәдинә чыннан да үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Спорт залына, матурлык салонына йөрүләр табигать биргән матурлыкны сакларга ярдәм итте хатынга. Тик шулай да... Егерме ел – тулы бер гомер диярлек. Кешеләр ни дияр? Икенче яктан, ни өчен Мәдинә үз бәхетеннән баш тартырга тиеш? Кешеләр сөяркә булып йөрүдән, кеше гаиләсен җимерүдән дә тайчанмый әнә. Ул бит Радельны көчләп гашыйк иттермәде. Әгәр егетнең