хисләре чын икән, аны кире кагып, икесен дә бәхетсез итмәсме?
хисләре чын икән, аны кире кагып, икесен дә бәхетсез итмәсме? Ялгызлыктан тәмам туйган, күңелендәге наз, хисләрен кем белән дә булса бүлешә алмаудан интеккән Мәдинә Радель белән бик бәхетле иде. Баштарак күңелендә егет аның белән акча өчен генә очрашмыймы икән дигән шик тә туды. Тик кесәсе артык калын булмаган студент бер вакытта да Мәдинә акчасына күңел ачмады. Бәхет өчен күп акча да, кыйммәтле рестораннарга йөрү дә кирәкми икән ич. Паркта һава сулау, кичке шәһәр урамы буйлап кулга-кул тотынышып йөрү, салкын яңгыр яуганда, зонт астында туңдырма ашау – көн саен күңел ачуның яңа төрен табып кына торды Радель. Әлегә кадәр көннәре бер-берсенә охшаш булган Мәдинә үзен яшьлегенә кайткандай хис итте. Ул чиксез бәхетле иде. Хыял канатларында очып йөргән көннәрнең берсендә дусты Зиләдән электрон адресына килеп төшкән хат Мәдинәнең тынычлыгын алды. «Улыбыз Радель син укыткан институтка керде. Имтиханнарында авырлыклар килеп чыкса, ярдәм итәрсең әле, дустым», – дип язган иде Зилә. Алай икән... Радельның фамилиясе таныш кебек тоелды шул Мәдинәгә. Тик Радель еракта яшәүче балачак дустының улыдыр дип башына да китермәде. Әлеге көтелмәгән яңалыктан Мәдинәнең күз аллары караңгыланып китте. Алга таба нишләргә? Бу серне дустыннан яшереп кала алмаячак хатын. Бәлки, мөнәсәбәтләре тирәнгә киткәнче, араларны суытыргадыр? Гомере буе кеше ни әйтер дип уйлап, ире сүзеннән чыкмыйча яшәгән Зилә дустының хис-кичерешләрен кабул итү түгел, аңлый да алмаячак... Икенче көнне Радель Мәдинәне ресторганга чакырды. Гадәттә студент егетнең үзенә соңгы стипендиясен туздыруга каршы булса да, Мәдинә каршы килмәде. Радель белән икәүдән-икәү сөйләшеп утырырга җай чыгуга куанды да хәтта. Аның белән катгый итеп сөйләшәчәк Мәдинә, мәхәббәттән баш кагарга авыр булса да, мөнәсәбәтләренә нокта куячак. Хатын, егеткә әйтәсе сүзләрен күңеленнән кат-кат кабатлап, дулкынлануын басарга тырышып, соңгы очрашуга әзерләнде. Тик әлеге очрашу Мәдинә көткәнчә булып чыкмады. Куанычыннан сабый баладай елмайган Радель аңа бу кичне кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Уттай янып торган кып-кызыл роза чәчкәләре арасына яшеренгән йөзекне күреп, хатынның алдан әзерләгән сүзләрне әйтергә дип ачылган иреннәре хәрәкәтсез калды. – Мин барысын да аңлыйм, Мәдинәм, – диде эшнең нидә булуын башына да китермәгән егет, хатынның кулларын учына алып. – Гаилә кору турында алай тиз генә җавап бирүе авыр. Мин көтәргә әзер, бәгырем. Гомереңне минем белән бәйләргә әзер булсаң, сиздерерсең. Фатирына кайткач, Радельгә «мин риза түгел» дип әйтә алмавы, егеткә өмет бирүе өчен үзен кат-кат сүкте Мәдинә. Ә йөрәге исә егет ясаган тәкъдимнән унсигез яшьлек кызларныкыдай дөп-дөп типте. Эх, Мәдинәнең дә башкалар кебек парлы тормышта бәхеткә төренеп яшисе килә шул. Нигә шулай соңлап килде икән соң аңа мәхәббәт? Һичьюгы Радель Зиләнең улы булмаса, тәвәкәлләп карарга булыр иде. Ә болай... Мәдинә бу турыда сөйләшү түгел, дустының күзләренә карарга да курка. Радель әнә: «Мин сине тиздән әти-әнием белән таныштырам. Алар әйбәт күңелле, сине һичшиксез ошатачаклар», – ди. Егет, әлбәттә, Зилә белән Мәдинәнең дуслыгы хакында берни дә белми. Хатын бу хакты сөйләргә дип сүз дә башлады ресторанда. Тик аны нидер туктатып калды. Күпме генә сузмасын, бу сөйләшүдән качып булмаячак. Радельгә барысын да сөйләп бирергә, бергә була алмауларын аңлатырга кирәк. Бу хәлләрнең очына ничек чыгарга белмичә, берничә көн уйланып йөрде Мәдинә. Тик Радель белән сөйләшүне көн саен кичектерә килгән хатын өчен тормыш барысын да үзе хәл итеп куйды. (Ахыры бар.)