Руфидәнең йөрәк әрнеткеч язмышы
Руфидәнең йөрәк әрнеткеч язмышы Фәридә ИБРАҺИМ Башын бераз гына ия төшеп токмач кисә Руфидә. Дүрт бармагы арасыннан суырылып чыккан камыр кисемтәләре кылдан нечкә. Руфидәнең балачагы һәм яшьлеге Бу эш аңа берни түгел — көн саен өй токмачы әзерли ала. Кулы кулга йокмаган уңган хуҗабикә кунакка барганда күчтәнәч итеп ала ул сыйны. Руфидәнең йомырка сарысына баскан токмачлы ашы телеңне йотарлык! Бу юлы да уйларын үткәнгә күчереп эшләде: өстәл өсләре, караваттагы ак җәймә өсләре киселгән токмач белән тулды. Әй, бу гомер дигәнең! Яшен сыман ялтырады да үтте. Ниләр генә күрмәде ул... Әле дә чыдый, әле дә яши, Аллаһыга мең шөкер дип кабатлап яңа көнгә керә. Әнисе аны 49 яшендә тудырган! Хәзер булса андый хәлне гәҗитләргә язып тутырырлар иде. Җандай газиз ике абыйсына тансык, кадерле сеңел булып үсте! Әтиләре, әле кызы нәни вакытта ук, сугышта алган яраларыннан үлеп китте. Әтисен бераз хәтерли. «Кызым! Кил әле, җылы куеныма кер!» — дип яратып сөя иде. Әтисенең исе исендә калды, хезмәт кешесеннән килә торган әчкелтем татлы ис ул. Агроном булып эшләгән әтисенең җылысы озак тәтемәде, ятим калды. Кечкенә Руфидәнең күңеленә моң тулган! Мәктәптә укыганда да җырлаттылар, кыз булып җитешкәч тә җырлады. Казанга китеп артист булырга укыйсым килә дип Рәфик атлы абыйсына әйткәч каршы төште. «Син нәрсә сеңлем! Берәр урыска кияүгә чыгарсың да авылга да кайта алмый яшәрсең!» — диде. Шәһәрдән кайткан кызлар белән китсә була иде, анда да җибәрмәде. Җырчы кызның авыл тормышы ...Кыз гомере — каз гомере дип белеп әйтәләр. Чибәр кыз яшьлек илендә озак кинәнә алмады шул. Үз туганнары ук аңа ир табып бирделәр. Югыйсә, җырчы кызга күз атучылар күп иде. Абыйсы һаман күрше авылда яшәүче Данисны димләде. Көлде кыз − 18 яшьтә бөтен нәрсә кызык бит ул. Урламасыннар дип шикләнеп бер атна клубка чыкмады, чигү чигеп утырды. Икенче атнада сорарга килделәр! Яшьлек баш белән уйлатмый, хисләр өермәсе, билгесезлекне танып белергә теләү йөртә. Ризалыгын биргәнен сизми дә калды һәм бер белмәгән чит авылга килен булып төште. Әнисе, аны алып киткәндә ашта калды… Данис тугыз яшькә олы, акыллы гына егет иде. Рәфик абыйсы әйтте, сеңлем, барган җиреңдә таш бул, кайтып-китеп йөрисе түгел, диде. Элек олырак туганнарның сүзе сүз булган, тыңлаганнар. Руфидә төшкән урынында таш булып матур гына яшәп китте. Туенда җырлап күрсәтте чибәр кыз. Көчле, чиста тавышлы киленнең абруе шунда ук бермә-бер күтәрелде. Гомер буе сәхнәдән төшмәде, ансыз бер чара да узмады. Ләкин, тормыш иткәндә гел җырлып кына тормыйсың шул. Үкертеп елата торган хәсрәт тә килә бит адәм баласының башына. Әйбәтләп уйласаң аның язмышы үкенерлек булмады. Килгән көннән үзе баш, үзе аяк булып тормыш итәргә кереште. 18 яшендә фермага кергән иде, пенсиягә кадәр шунда эшләде. Килен булып килгән авылын бик яратты! Бер-бер артлы дөньяга килгән биш баланы кайнанасы белән бергәләшеп күтәрделәр. Бишесе дә эшләп үстеләр, әбиләре аларны урманга да кырга да алып барды. Данис кына гомер буе саулыкка туймады. Өйләнгәндә үк сулыш юлларында авыруы булган аның. «Әйтсәм кияүгә килмәссең дидем, Руфидә. Бик ошаттым сине. Шуңа чиремне яшердем, үпкәләмә», — диде хатынына. Анысына исе китмәде, авыртмас сөяк булмас диләр бит. Ире эшләде, холкы күркәм иде, әйбәт яшәделәр. Тик, без дигәнчә бармый шул тормыш дигәнең. Данис пенсиясенең рәхәтен күрмәде, бик иртә гүр иясе булды. Ә төпчек уллары әтисеннән дә иртә китте. Фәдилнең бәхетле балачагы Фәдил... Төпчек малай, йортта каласы бала дип ышанып үстерделәр аны. Апалары, абыйлары яратып кына торды, әти-әнисе турында әйткән дә юк. Фәдил илләр таркалып халык эшсез, ашсыз калган авыр вакытта беренче сыйныфка керде. Балаларга алып кидертергә кием дә юк. Ризыкны талон белән бирделәр. Фәдил, малайлар балачакта нинди булырга тиеш — шундый булды. Шуклыгына шаянлыгы кушылды. Башлы иде ул, исраф итүне белмәде. Апа-абыйлары кунакка кайткач акча биреп калдырсалар үзенә әйбер алмады, хуҗалыкны кайгыртты. Берсендә лампочкалар күтәреп кайтты! Ә бервакыт, дус малаеның атасы тимердән койма койганны күргәч