Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 4. Юрий Николаевичның аның ише эшләргә бик тыгылырга яратмавын беләм, – диде акланып… Маратны бер цехка слесарь итеп билгеләделәр. Вася баштарак сынап, караштырып йөрде. Болай үзе ышанычлы егет күренә. Бик осталардан булмаса да, акчасын эшләп алырга тырыша кебек. Тик менә Хәкимыч аны ни өчен урнаштыра? Анысы караңгы. Әллә соң эшчеләр арасында Васяга каршы астыртын гына коткы таратамы? Аннан, җае чыгуга, артыңа тибәргә дә күп сорамаслар. Шуңа күрә, Марат бераз слесарь булып йөргәч, Вася аны үз янына – автомобильләрне ремонтка әзерләү цехына күчерде. Нәрсә эшләсә дә, күз алдында булыр, дип уйлады. Марат монда да үзен тыныч тотты. Биредәге кыңгыр эшләрне дә күрмәмешкә салыша иде. Бу сыйфаты ошады Васяга. Урланган машиналарны яңа буяуга буяп, двигатель һәм кузов номерларын үзгәртеп, сатып җибәрүләрен күреп, белеп торса да, Марат артык сәерсенмәде кебек. Әлеге машиналар акчасыннан аңа да өлеш чыгардылар, әлбәттә. Шулай итеп, Марат җинаятьчел төркемгә кереп киткәнен үзе дә сизми калды. Хәзер аның кушаматы да бар. Үзара сөйләшкәндә, Марка гына диләр. «Түбә» булып, эшмәкәрләрдән акча җыюга да катнаша башлады, егетләр машина урлаганда, корал белән «шухер»да да торды, «разборка»ларның да нәрсә икәнлеген татып карады. Барысы да тәртиптә иде кебек. Васяның егеткә ышанычы көннән-көн арта барды. * * * Эштән соң Вася белән Женя сыраханәгә кереп утырды. Сыра бокаллары артында сөйләшү организмдагы киеренкелекне алып ташлый, имеш. Мондый шартларда кайчак күңелгә яхшы гына фикерләр дә килә. Алар әнә шулай, еш кына үзләре «түбә» булып торган «Хрустальный бокал» сыраханәсенә кереп, гәп куертырга яраталар. Бу юлы да, гадәттәгечә, анда кеше аз иде. Бер өстәл артында әле борын аслары да кибеп җитмәгән биш яшүсмер генә утыра. Шактый гына кәефләнгән малайлар, тирә-якта кемнәр булуына игътибар да итмичә, ике сүзнең берендә зәһәр генә сүгенеп сөйләшә-сөйләшә, сыра чөмерәләр. Сүз сөрешләре дә үз яшьләренә караганда шактый кыю: һәрберсе хатын-кыз затының итәк асты мәсьәләсендә үзен иң белдекле һәм тәҗрибәле икәнлеген күрсәтергә тырыша. Булдырганы ике мәртәбә арттырып сөйли, булдырмаганы кемнәндер ишеткән хәлләрне үз батырлыгы итеп бәян итә. Өстәвенә, һәр ике җөмлә саен барны яңгыратып ихахайлап көлешәләр… Вася баштарак аларга игътибар итмәде, бар яныннан узышлый, үзләренә ике бокал сыра һәм кипкән балык китерүләрен сорады да аулаграк почмактагы өстәл артына барып утырды. Женя да аның каршындагы буш урындыкка чүмәште. Бүген ул теге көнне Закир кооперативыннан алган өстәлне әйбәт кенә бәягә сатып җибәргән иде. Көндәлек мәшәкатьләр турында берән-сәрән сүз алышудан башланып киткән әңгәмә бераздан шуңа күчте. Күренеп тора, алыш-бирештән икесе дә канәгать. Шулай булмый ни, иш янына куш дигәндәй, гел шундый калҗа кереп торса, начар түгел дә бит… – Закир егетләрен әйтәм, куллары эш белә. Мебельләре койган да куйган фабриканыкы инде менә, шәп ясыйлар. Күргәзмәләрдә генә тотарлык, – дип, Женя осталарны мактап алды. – Женя, аларның эшләре шул. Кемдер өстәл ясый, ә кемдер аның артына утырып, дөнья рәхәтлекләрен татый... Дөнья шулай яратылган, братан. Ул безгә кадәр дә шулай булган, хәзер дә, алга таба да шулай барачак… Вася, башлаган фәлсәфәсеннән канәгать калып, иренеп кенә киерелде. Авызын зур ачып иснәнеп алды. – Купшы мебель яратучы акчалы түрәләр өчен күктән төшкән бәхет булды ул өстәл. Бәясен дә әллә ни кыйммәт куймадым, – дип сүзен дәвам итте Женя, зур батырлык кылгандай. – Нишләп тагын да кыйммәткәрәк җибәрмәдең соң? – Ярар, Вася, монысына канәгать булыйк. Үзебез көч түгеп ясаган нәрсә түгел лә. – Әллә соң беразын үз кесәңә шудырдыңмы? – Син нәрсә, Вася? Күпме бирделәр, барысын да сиңа тапшырдым. Барчасы да уртак казанга. – Кара аны, Женя, кыңгыр эшеңне сизсәмме... Шул арада бармен өстәлгә күбекләнеп торган сыра тутырылган ике бокал һәм тәлинкә белән кипкән балык китереп куйды. Вася бокал өстендәге күбекләрне өргәли-өргәли: