– Күбекле сыра әйбәт, дигән булалар. Аның күбеге нәрсәгәдер, белмим. Барыбер өреп кенә ...
– Күбекле сыра әйбәт, дигән булалар. Аның күбеге нәрсәгәдер, белмим. Барыбер өреп кенә очырасы югыйсә, – дип сөйләнде. Ә Женяны өстәл сатудан кергән акчаның күпмесе үзенә булачагы кызыксындыра иде бугай. Ул, тәвәккәлләп, Васядан шуны сорарга җөрьәт итте. Чөнки гомуми акчадан кемгә күпме чыгарырга икәнне ул хәл итә. – Вася, калымның күпме өлеше миңа булыр икән? Юкса соңгы вакытта кесә ягы такыраеп китте… Соравын сорады, тик җавап көтеп Васяның йөзенә текәлмәде, өстәлдәге тоз савытына куелган кечкенә калакның очына тоз алып, сырага салды да болгаткан булып маташты. Аның бу гадәтен өнәмәгән Вася кашларын җыерды, бокалыннан сыра йотты, тик сорауга җавап бирергә ашыкмады. Ул, гомумән, нәрсәдәндер канәгать түгел һәм әнә шул ризасызлыгын ничек чыгарырга җай таба алмый интегә иде кебек. Менә ул як-ягына каранып алды һәм ачуын чыгару җаен тапты: ихахайлап көлеп, күңеленә тиеп утыручы малайлардан башлады ул бу юлы. Башкаларга сөйләшергә комачаулап, әрсезләнеп, җыен юк-барны сөйләшеп утыручы ул «яшь әтәчләр»нең кикрикләрен шиңдерү нияте белән өстәлдән торып, ашыкмыйча гына шулар янына килде. – Бераз гына тынычрак булмыймы, пацаннар?! – диде ул, тавышында тынычлык сакларга тырышып. «Пацан» дип кечерәйтү үсмерләргә ошамады, әлбәттә. Араларыннан калкурак, тулырак бер малай шунда ук торып басты. Каяндыр килеп чыккан әлеге кешенең үзләренең ләззәтле әңгәмәләрен бүлүе ошамаганлыгы салкын сыра чөмерүдән авыз читләре кызарган бу малайның йөзенә чыкты. Ул бөтен барны яңгыратып кикереп куйды да шул кызган шәпкә үзләренең инде күптән пацан түгел икәнлеген аңлатмакчы булды бугай. Көтүдә барысы да батыр дигәндәй, бишесе бергә тотынсалар, бу адәмне генә җиңәчәкләренә шиге юк иде үсмернең. – Ты чё, мужик?... Аның бу сүзләре хәтта Женяны да сагаерга мәҗбүр итте. Васяның холкын бик яхшы белгәнгә сагайды ул. Кулакны чыгырдан чыгару өчен шушы өч сүз дә бик җиткән. Хәзер хәлләр булачак! Чебеннәрне пыран-заран китереп кугандай, өстәлдән себереп очырачак ул боларны. Әмма бу юлы Вася ачуын капылт кына чыгармады. Аның бары тик кыяфәте генә күзгә күренеп үзгәрде. Кашлары җыерылды, күзләрендә ниндидер кыргый ачу чалымнары ялтырап китте. Гадәттәгечә, яңак мускулларын уйнаткалады. Менә ул, ашыкмыйча гына, куенына тыгылды, аннан… пистолет тартып чыгарды. Моны күреп торган Женя урыныннан сикереп торды да, нишләргә белмичә, тораташ булып катып калды… Вася юләрләнгәнме әллә?! Ә Вася пистолетының көпшәсен бу хәлдән әйтә башлаган сүзен дә тәмамламыйча авызын ачып калган малайның ияк астына терәде. – Син, маңка малай, моның нәрсә икәнен беләсеңме? Малайның авызыннан ниндидер мекердәгәнгә охшаш авазлар чыкты. Аның: «Э-э... Әйе, әйе», – дигән сүзләре гына ишетелде. Ә Васяның кыяфәте тагын да куркынычрак төс алды. Хәзер инде, бернинди пистолет күрсәтмәгән көе дә, аның шушы кыяфәтеннән генә дә кот алынырлык. – Менә нәрсә, вонючка, монда кергәнче, иң беренче өлкән абыеңнар белән сөйләшергә өйрән, яме. Ә хәзергә, менә шушы уенчык белән маңгаеңа тишек ясаганчы, табаныңны ялтырату ягын кара. Күренеп тора: кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, сүзләр өстәл артында утыручыларның барысына да адресланган иде. Малайлар, моны шунда ук аңлап, һичсүзсез үтәлергә тиешле әмергә буйсынгандай, бердән торып ишеккә юнәлделәр. Теге калкурак малай да аларга иярде. Ул әле һаман, арттан атмаса гына ярый, дип шикләнгән кебек, каерылып карый-карый атлый. Бераз китеп өлгергән малайны Вася кабат үз янына дәште. Инде котылдым дигәндә янә чакыргач, малайның йөзләренә кадәр агарды. Тик Васяның боеручан тавышына каршы барып буламы соң, шикләнеп кенә кабат элекке урынына килеп басты. Вася, артык төчеләнеп тормыйча гына, өстәлдән яртылаш бушаган бокалны алды да: – Сыраңны калдырма, мә, эчеп бетер. Акча түләп алгансыңдыр югыйсә. Өстәвенә, акчаңны да йә атаң, йә анаң кесәсеннән чиерткәнсеңдер әле, – дигән сүзләр белән сыраны малайның йөзенә сипте.