Бушлык (хикәя)
Бушлык (хикәя) Лилия ЗАКИРОВА 4. (Ахыры.) Әйе, күпме генә тырышса да, Тимурны бөтенләй йөрәгеннән чыгарып ташлый алмады Гүзәл. Хәтта туй көнендә дә бер мизгелгә Фәнисен Ул дип күрде, булачак иренә ялгышып беренче мәхәббәтенең исеме белән дәште. Бергә яши башлагач та вакыт-вакыт юктан да кәефе кырыла торган булып китте. Фәниснең һәрвакыт аның көен көйләве ачуын чыгарды. Ир исә боларны күрмәмешкә салышты. Сөйгәненең бәхетсез мәхәббәт тарихын ишетеп белә иде ул, шуңа аның күңелен аңларга тырышты. Бала тугач, барысы да үзгәрер, дип өметләнде ул. Тик Гүзәлнең малай туу куанычыннан бер кочак чәчәк күтәреп килгән иренә беренче сүзе шул булды: – Мин балабызга исемне сайладым инде – Тимур. – Нигә минем белән киңәшләшмәдең? – диде Фәнис көндәшенең исемен ишетүгә кәефе кырылып. – Әле исем куштырырга мулла чакырмаган, мин моңа каршы. – Малайны син таптыңмы, минме?! Минем малай, теләсәм Тимур, теләсәм Иван исемле булыр! Танышканда шактый йомшак холыклы булган хатынының мондый тавыш белән сөйләшә башлавы тәмам аптырашта калдырды ирне. Шулай да сер бирмәскә тырышты, исемдәмени эш, дип, бала кирәк-яраклары сатыла торган кибеткә йөгерде. Иренә карата үзен дөрес тотмавын аңлый иде Гүзәл. Юкка да кычкырынганнан соң кызганып та куя иде хәтта. Ләкин берни эшләр хәл юк. Тимуры кылт итеп исенә килеп төшә дә, үзе дә белештермәстән, икенче кешегә әйләнә дә куя хатын. Әйтерсең лә аны җеннәр алыштыра. Бераздан ул үз хәленә кайта, иреннән гафу үтенә, ярату сүзләрен кабатлый. Ләкин озак та үтми, әлеге хәл яңадан кабатлана. Фәнис боларның барысына да түзде. Хатынының бер дә юкка тузына башлавын күрсә, «суынганчы» игътибар итмәс булды. Бер-бер артлы тәгәрәгән еллар әкренләп Гүзәлнең күңелен басылдырды, тормыш ничектер үзеннән-үзе җайга салынды. «Мәхәббәт» дип аталучы әкият тарихы да әкренләп хәтердән җуела башлады. Тик... Тик шулай да, улына исеме белән дәшүгә, йөрәге һаман да сыкрап куя. Әйтерсең лә аны үтмәс пычак белән телеп алалар... Күңелсез уйларга бирелеп, улының үз янына йөгереп килүен сизми дә калды Гүзәл. – Әни, әни, – дип әнисенең җиңеннән тарткалады малай, – әйдә, кибеткә барыйк. Минем туңдырма ашыйсым килә. – Урамда суык, улым. Өйгә кайткач, ашарсың. – Алыйк инде. Берне генә, кечтекине генә. Миңа салкын түгел. Аласың бит, әни, иеме?! – Бигрәкләр дә үзсүзле инде үзең. Кемгә генә охшагансыңдыр. – Сиңа. Әти шулай ди. Гүзәл, улын җитәкләп, парктан чыгып китте. Бераз баргач, малай, аның кулыннан ычкынып, ясалма тауга йөгерде. Шулчак хатынның колагына бик нык таныш һәм шул ук вакытта таныш булмаган тавыш ишетелде: – Гү-ү-зәл!.. Хатын артына борылып карады. Аның каршына кулларын болгый-болгый ниндидер ир йөгерә иде. Бер мизгел ни уйларга белми бер урында катып калды Гүзәл. Ир каршына ук килеп баскач кына йөзенә аптырау тулы елмаю йөгерде. Бу ул – кайдадыр югалган яшьлек мәхәббәте Тимур иде. – Исәнме, Гүзәл! – Исәнме!.. – Ниһаять, мин сине таптым! – ирнең күзләрендә шатлык очкыннары биеште. – Мин сине бик озак эзләдем, Гүзәл. – Шулайдыр... – эчендә вулканнар кайнаса да, хатын үзен тыныч тотарга тырышты. – Теләгең үтәлде, котлыйм. Миңа китәргә кирәк, эшләрем күп. – Гүзәл!.. – ир каушаудан сүзләрен онытты. – Минем сиңа әйтәсе килгән сүзләрем бик күп. Әйдә, иртәгә безнең яраткан кафеда очрашабыз. Хатын, җавап бирмичә генә, улы янына атлады. – Мин сине көтәчәкмен! Килмәсәң дә, һәр көнне кичке алтыда көтәчәкмен... – Әни, син сөйләшеп торган абый кем иде ул? – дип сорады малай кибеттән чыккач. – Беркем дә түгел. Кайчандыр без аның белән бергә укыган идек. – Шулаймыни? – диде кечкенә Тимур эшлекле кыяфәт чыгарып. – Ә мин кайчан укырга керәм инде? – Бик тиздән, улым. Тагын бер ел үтә дә, аннан мәктәпкә барасың. – Ярар. Алайса, мин балалар бакчасына йөреп туеп беттем инде. Анда безгә гел «син бәләкәй әле» дип кенә торалар...