тыныч кына сөйләшергә тырышты. Бу вакытта инде, бик күп дәрес калдыруым сәбәпле, мине у...
тыныч кына сөйләшергә тырышты. Бу вакытта инде, бик күп дәрес калдыруым сәбәпле, мине университеттан куылучылар исемлегенә керткәннәр иде. Әти, академик ял юллап алды да, мине авылга әби янына җибәрделәр. Ярты ел чамасы табигать кочагында яшәгәннән соң яңадан кеше хәленә кайттым, университетта укуымны дәвам иттем. Менә шулай. Читтән бик бәхетле булып күренсәм дә, әнә шундый хәлләр кичте минем баштан. Гел елмаеп йөрергә тырышсам да, кайчак баламның үле гәүдәсе исемә төшеп, бөтен җанымны актарып ташлый. Төшләремә кереп эзәрлекли ул мине. Әйе, төзәтеп булмаслык бик зур гөнаһ кылдым мин. Тик минем бүтән чарам юк иде. Хәер, ни генә әйтсәң дә, хәзер инде үткәнгә кире кайтып та, берни үзгәртеп тә булмый... – Баягы сүзләрем өчен гафу ит. Мин белмәдем... – Үпкәләгәнгә сөйләмәдем мин сиңа боларны. Барысын да эчеңдә тоту авыр бит ул, һай авыр. Менә сиңа җанымны ачтым да, җиңелрәк булып китте. Тик син мине кызганма һәм гаепләмә генә. Кызганганнарын җенем сөйми, гаепләүчеләр болай да күп... – Нишләп тормыш шундый гаделсез икән, Ралия? Нишләп яраткан парлар бервакытта да бергә була алмый? Нигә егетләр шундый каты бәгырьле? Әллә аларның йөрәкләре юкмы?.. – Бик күп сорау бирәсең син, дустым. Минем әби әйтә торган иде: «Бер-берсен яраткан кешеләр бергә бәхетле генә яшәсәләр, тормышның кызыгы калмый, шуңа язмыш аларны аера, бер-берсен уйлап газапланырга мәҗбүр итә», – дип. Хаклы булган, күрәсең... – Ә мин алай булуын теләмим. Язмышка каршы килеп булса да, үз бәхетем өчен көрәшәчәкмен! – Ә мин инде бәхет, мәхәббәт дигән төшенчәләргә гомумән ышанмыйм. Ир-ат җенесеннән булган затлар барысы да бер төсле, барысы да буш җан булып тоела. Йөрәгемне боз йомарламына әверелдерделәр минем: тәнемә эссе булганда да, җаным суыктан калтырана. Ә сиңа уңышлар телим! Бәхетле булуның серен ачсаң, миңа да әйтерсең, яме?! Шәрабтан тәмам кәефләнгән Ралия диванга сузылып ятты да йөрәк өзгеч тавыш белән җырлап җибәрде... * * * – Әни, әни, син ник елыйсың? Берәр җирең авыртамы әллә? – Юк, Тимур, бер җирем дә авыртмый. Күземә чүп керде дә, менә хәзер яшь ага. – Алайса, ник минем күздән бервакытта да яшь акмый? – Син егет кеше бит, улым. Ә егетләргә елау килешми. – Ыһы шул, – Тимур әнисе белән килешүен белдереп баш какты. – Алайса, әти әйтә: «Әниең артыннан бер дә калма, соңгы араларда бик борчулы күренә»,– ди. – Кайчан әйтте алай дип, улым? – Ой!.. – малай учы белән авызын каплады. – Ул моны сиңа әйтмәскә кушкан иде. – И бала, бала, – диде әнисе аны кочагына алып.– Ә мин бу турыда әтиеңә әйтмәм, яме? – Ярар. Син – дөньядагы иң әйбәт әни! Малай, әнисенең кочагыннан атылып чыгып, якындагы таганнарга таба йөгерде. – Мин хә-ә-зер киләм. Ана аның артыннан моңсу гына елмаеп карап калды. Әйе, үтә гомер дигәннәрең. Әле кайчан гына үләннәр баш калкыткан кебек иде, бар дөньяны алтын моңга күмеп көз галиҗанәпләре дә килеп җитте. Әле кайчан гына җилдә лепердәшеп утырган агачлар танымаслык булып үзгәрде. Кеше белән дә нәкъ шулай. Көн саен яңа планнар корып вакытның узганын сизми дә каласың. Баласының таган атынганын бер үк вакытта куанып һәм сагышланып күзәтеп утырган хатынның әле кайчан гына беренче мәхәббәтен югалтудан күз яшьләре түккән Гүзәл икәнлеген беренче карашка тануы да авыр. Төс-кыяфәте һаман да элеккегечә сөйкемле булса да, бер-бер артлы тәгәрәүче еллар эзсез генә узмаган. Хәер, вакыт кына түгел, күбрәк гомер буе сагалап килүче сагышлы уйлар, вакытыннан алда су сибеп сүндерелгән хисләр сәбәпчедер моңа. Юк, үзен бәхетсез санамый, саный алмый Гүзәл. Яратып кияүгә чыкмаса да, ихтирам һәм тирән хөрмәт белән карый ул ире Фәнискә. Ә кызга беренче карашта ук үлеп гашыйк булган Фәнис исә аны өрмәгән җиргә дә утыртмады. Баштарак «Яратмаган кешегә кияүгә чыкмыйм»,– дип йөрсә дә, иптәш кызларының барысы да диярлек тормышлы булуын күреп, ризалык бирде. «Аңа чыксаң, ялгышмыйсың инде малай. Кызлар кебек нәзакәтле бит ул. Эшләсә, аттан кимен куймый. Өстәвенә, эчү белән дә мавыкмый. Андыйларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый хәзер», – дигән иптәш кызы