– Тумыштан авыру иде Алинә. Бала тапканда умыртка баганасына зыян килгән, диделәр. Өч я...
– Тумыштан авыру иде Алинә. Бала тапканда умыртка баганасына зыян килгән, диделәр. Өч яшен тутыргач та ни сөйләшә, ни йөри алмады. Нинди генә түләүле больницаларда дәвалатсак та, үзгәреш күренмәде. Берәр ел елап йөргәннән соң, Алсу гарип баладан туйды, балалар йортына илтү турында сүз кузгата башлады. «Без әле яшь, тагын балаларыбыз булыр. Гомерем буе бу гарип белән чиләнәсем юк», – диде. Ничек инде газиз балаңнан баш тартырга була? Сөйләшә белмәсә дә, ни әйткәнне аңлый иде, күзгә мөлдерәп карап ята иде балакаем. Юк, аны язмыш кочагына ташлатырга юл куймадым мин Алсуга. Вакытым булмаганда, карарга тәрбияче ялладым, әледән-әле врачларга күрсәтеп тордым. Тик күпме генә терелүен теләсәм дә, көннән-көн сүрелә генә барды сабый. Белмим, ни өчен Ходай шулай җәзаларга уйлагандыр. Гөнаһларым өчен мине җәфаларга теләсә, үземә берәр авыру җибәрсен, бер гөнаһсыз баланы шундый газапка дучар итмәсен иде. Аллаһы Тәгалә гадел, бар бәндәләрен дә тигез күрә, диләр. Ялгышсам, ярлыкасын, ләкин мин бу гаделлеккә ышанмыйм... Ни өчен бар дөньяга төкереп яшәгән гөнаһлы бәндәләр бәхетле, ә яхшы күңелле кешеләр газапка дучар соң? – Читтән караганда гына шулай күренә ул, Тимур. Кешеләр башкалар алдында үзенең бәхетсезлеген күрсәтмәскә тырыша. – Бәлки, шулайдыр да. Ә нигә бер яралы күңел гомер буе сыкрарага тиеш? Ә мин алга таба ничек яшәргә тиеш? Минем дә кечкенә генә булса да бәхеткә хакым юкмыни? – Нишләп мескенләнәсең син, Тимур? Үзең үк әйтеп тордың ич бая, барысына да үзем гаепле, дип. – Әйе, сиңа әйтергә җиңел. Сине өзелеп яраткан ирең, улың бар. Ә мин... Мин беркемгә дә кирәк түгел. – Үзеңә тиңне очратырсың әле. Ходайдан ярлыкау, күңел тынычлыгы сора. – Ә миңа башка кеше кирәкми! Мин сине яратам, сине!... Ходай кичерә алмаслык нәрсә эшләдем соң мин?! Хәтта иң яраткан кешем – син дә кичерә алмыйсың... – Мин сине күптән кичердем инде, Тимур. Тик аннан гына берни дә үзгәрми. Минем үз юлым, синең – үзеңнеке... – Ә нишләп бу юлларны кушарга мөмкин түгел. Иреңне ташла да, башка шәһәргә күчеп китәбез. Барыбер яратмыйсың бит син аны. Ә улыңны мин үземнең балам кебек яратырмын, аңа сеңелкәш алып кайтырбыз, ә?! – Юк, Тимур, инде соң... – Син ялгышасың, җаным. Мәхәббәт өчен көрәшергә беркайчан да соң түгел!... – Бер тапкыр көрәштең инде, җитәр!... – Кирегә кайтып, хатамны төзәтер идем дә, мөмкин түгел. Син гафу итсен өчен нәрсә эшлим, әйт! Телисеңме, идәнгә ятып, аягыңны үбәм? Телисеңме, бөтен Казанга ишетелерлек итеп кычкырам? Нигә бер сүз дә дәшмисең? – Тынычлан, Тимур. Бер әйбер дә эшләмә. Мине тынычлыкта калдыр. Күңелемне өзгәләмә, зинһар. Болай да авыр. Гүзәл китәргә җыена башлады. – Мин иртәгә шәһәрдән китәм. Бөтенләйгә. Нәкъ шушы вакытта кафе ишеге төбендә сине көтәчәкмен. Мәхәббәтең сүрелмәсә, улыңны җитәклә дә кил. Үзең белән бер әйбер дә алма. Барысын да яңадан башларбыз... – Җитте, Тимур!... – Мин сине барыбер көтәчәкмен. Килмәсәң дә, гомерем буе көтәчәкмен!... * * * Төне буе Гүзәлнең баш миендә кайчандыр багучы карчык әйткән сүзләр бөтерелде: «Язмыш канунын бозып, яраткан кешең белән очрашу юлларын эзләмә, барыбер бергә була алмассыз. Әгәр инде, хисләреңне йөгәнли алмыйча, фәрештәләргә каршы чыксаң, алда сине караңгылык сагалап торыр...» Ул вакытта көлгән булса да, карчыкның сүзләре дөрес булып чыкты. Ә менә бу соңгы җөмләләр нәрсәне аңлата икән соң? Әгәр барысыннан да баш тартып, сөйгәне белән китсә, нәрсә булыр? Бәлки карчык юри шундый шомлы сүзләр әйткәндер?... Әле кичә генә тормышына ниндидер үзгәреш кертү турында, Тимур белән ике арада ниндидер хисләр яңару хакында башына да китермәгән иде Гүзәл. Соңгы тапкыр сөйләшермен дә йөрәгемнән мәңгегә сызып ташлармын, дип уйлады. Ә вакыйгалар әнә нинди борылыш алды. «Мин сине көтәрмен, улыңны да үз балам кебек яратырмын», – ди. Аның янында артык ачылып китмәсә дә, мәхәббәтенең тамчы да кимемәвен аңлады Гүзәл. Сигез ел бергә яшәгән ирен ташлап китүен күз алдына китерүе авыр булса да, мәхәббәтеннән дә баш тартырга теләми иде ул. Төшендә дә ниндидер бер гүзәл утрауда Тимуры белән