Вакыт үтте. Тулай торакны барактагы тар гына бүлмәгә алыштырды, яхшырак эш тапты – шәһә...
Вакыт үтте. Тулай торакны барактагы тар гына бүлмәгә алыштырды, яхшырак эш тапты – шәһәр башкарма комитетының архив бүлегенә өйрәнчек булып урнашты. Аның кебекләр турында «аны кәгазь ярата» диләр – кыз бик игътибарлы, пөхтә, күп сөйләшми. Җитәкчесе, өлкән яшьтәге ягымлы хатын, еш кына сырлы бутерброд, алма алып килә... – Сиңа укырга кирәк, Света, – ди ул, башың эшли. Монда, тузан арасында казынып әрәм буласың бит. Кыз, игелекле җитәкчесе киңәшен тотып, кичке мәктәпне тәмамлауга документларын китапханә техникумына тапшырды. Кабул иттеләр. Уку җиңел түгел иде, ләкин Света, теше-тырнагы белән дигәндәй, бөтен барлыгын белем алуга багышлады. Кайчандыр Мөнирәнең урынлы-урынсыз шелтәләренә түзгәндәгедәй үҗәтлек белән. (Ахыры бар.)