Чит кан (хикәя)
Чит кан (хикәя) Амур ФӘЛӘХ 2. Шәһәрдән егерме чакрым чамасы ераклыктагы Калмаш авылы аларны дымлы кырлар өстендә иртәнге томан һәм трамвай шалтырауларын алыштыручы әтәчләр кычкыруы белән каршы алды. Лилиянең апасы Мөнирәнең тәбәнәк кенә өе вакыт үтү белән каралып беткән, янган чыра, әче кәбестә һәм башка күңел болгаткыч исләр аңкый. Рафис биредә, шәһәр хатирәләреннән еракта, ниһаять, тынычлык табарга өметләнгән иде. Дистәләгән елга сузылган киеренке хезмәт үзенекен итми калмады – ирнең сәламәтлеге нык какшады, йөрәге шаярта башлады. Ә Светага инде унбишенче яшь – күпчелек үсмерләргә хас булмаганча, саф һавалы, чагыштырмача тыныч гади авыл тормышына каршы килмәде, яшьтәшләре кебек Казан, Әлмәт ише зур шәһәрләр, хәтта якында гына торган Чаллы каласы турында да буш хыяллар белән янмады. Мөнирә, беренче карашка, нык, эшчән күренә. Хуҗалыкны үзе генә күтәргән тол хатын. Куллары кытыршы, җыерчыклар белән чуарланган, ә күз карашы – туры, усал, һәр нәрсәгә бәяләп-сынап карый торган. Беренче күрүендә үк, Светаны да артык йөк дип кенә кабул итте. – Күп урын алмас алуын, – дип мыгырданды ул Рафискә, Света ишегалдына чыгып киткәч, – тик артык тамакны ашату гына арзан түгел. Рафис алар арасына дуслык күпере салырга тырышып карады. Беркөн Светага: «Яңа күлмәк сатып алдым. Гади, ситсы күлмәк, ләкин карап торышка бик матур, авыл өчен менә дигән. Мөнирә апаңа бүләк ит, яме, карлыгачым. Игътибар билгесе», – диде ул. Света кич чәй эчкәндә Мөнирәгә төргәк сузды. Тегесе, төргәкне теләр-теләмәс кенә сүтеп, бүләкне карады. – Ярый алайса, рәхмәт. Тик акчагызны юкка сарыф иткәнсез. Авыл җирлегендә мондый киемнән йөрер урын юк бит. Бакчада, хуҗалыкта иске-москы да ярый. «Алга таба күз күрер», – дип, Мөнирә күлмәкне нафталин исе аңкып торган сандыкка салып куйды. Тормыш яңа, кырыс юлга басты. Рафис җирле элемтә бүлегенә урнашты – коляскалы мотоциклда тирә-як авылларга почта ташый. Эше тузанлы түгел, ләкин күп көч ала торган. Бик соң, нык арып, хәлсезләнеп кайта. Шуның нәтиҗәсеме, йөрәге ешрак кысыла башлады. Ә Света, әтисе эштә вакытларда, Мөнирә белән кала. Тегесе исә анда үз кызын да, гаилә әгъзасын да түгел, бәлки көчләп тагылган мәшәкатьне генә күрде. – Шәһәр принцессасы, – дип чыелдады ул, Рафис өйдә юк чакта. – Кәкре кул, бер эш рәте белми. Ике кеше өчен ашый әле үзе! Ул Светага өй һәм ишегалды эшләрен йөкли: коедан су ташырга, түтәлләрне утарга, абзарларны чистартырга. Үзе исә, тәрәзә янындагы эскәмиядә, кружка белән чәен тотып, кызның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп утыра. – Дөрес себермисең! Тузаның урам ягыннан күренә бит! Бөтен пычракны өйгә кертәсең!... Света дәшми, тешләрен кысып түзә. Әтисе хакына. Ул аның төннәрен йөткерүен, даруларның элеккечә ярдәм итмәвен күреп тора. Кыз яхшы белә: Мөнирәдән зарлану-уңайсызлану, хәлсез булып күренү әтисенә авырлык өстәү булачак... Света участок читендәге иске сарайны үз итте. Анда, пәрәвез һәм карт агач исе арасында, ул әтисенең әйберләре – аның үткән тормышының телсез шаһитлары салынган тартма тапты. Анда аның китаплары, Галимҗан Ибраһимовның чит-читләренә ниндидер тамгалар куелган, искәрмәләр язылган, кат-кат укып таушалыр дәрәҗәгә җиткән хикәяләр җыентыгы, берничә фоторәсеме ята иде. Һәм таушалган, майланган дәфтәр – үткән еллар көндәлеге. Света әтисенең көндәлеген, усал Мөнирә апасыннан яшереп кенә, шунда, сарайда ук, такта дивар ярыгыннан үтеп кергән кояш яктысында укырга булды. «Бүген Светочка беренче адымын ясады. Егылды, әлбәттә. Елап җибәрде. Мин аны эләктереп алдым, кочакладым. Ул миңа шундый итеп сыенды, бөтен дөньям шушы кечкенә җылы төердә...» «Бакчадан тузганак алып кердем, аның яңагына тидердем. Ул кычкырып көлеп җибәрде, хәтта күземә яшьләр килде. Ходаем, бу могҗиза өчен мин сиңа бик рәхмәтлемен...» «Лилия инде ярты ел безнең белән түгел. Света төшендә әнисен чакыра. Мин янында утырам, аның кулыннан тотам һәм нәрсә әйтергә дә белмим. Дәшмим. Һәм, минем мәхәббәтем ике кешегә җитсен, дип дога кылам...»