– Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән?
– Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән? – Соңрак, кызым, соңрак, – дип бүлдерде аны әнисе. – Син юкка кайгырма, кызым, монда да ашаталар. Сине күргәч, йөрәгем тынычланып, кәефем күтәрелеп китте әле. Бүген үк кайтып китәр идем дә, духтыр җибәрми, бөерләреңнең кай якта икәнлеге онытылырлык булсын, ди. Палатага төшке аш керттеләр. Нәзифәгә әнисе белән саубуллашып чыгып китәргә туры килде. Ана кызын моңсу күзләре белән озатып калды. Нәсим Нәзифәне беренче катка төшә торган баскыч янында борчылып көтеп тора иде. (Дәвамы бар.) "КУ" 11, 2019