Мин дөньяны күрәм (хикәя)
Мин дөньяны күрәм (хикәя) Фирдәвес ЗАРИФ 2. Июнь ае яңгырлы килде. Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип тәшвишләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа ай тугач, көннәр дә аязып, рәтләнеп китте. Нәзифә белән Нәсимгә йокы аз эләгә – менә-менә чыгарылыш имтиханнары башланырга тора. Нәзифәнең әнисе хастаханәдән чыкса да, күтәрелеп китә алмый. Азрак йөрүгә, башы әйләнеп, кереп ятарга мәҗбүр була. Шуңа күрә йорт эшләре дә Нәзифә өстендә. Дөрес, терлекләрне Нәсим караша, әмма ике арада йөгереп йөрү аңа торган саен кыенлаша бара. Соңгы көннәрдә ул, сулыгып, коры сөяккә калды. Әнисе Фәүзия апа улының сәламәтлеге өчен курыкса да, каршы дәшми. Ана күңеле аңлап-тоеп тора – ярата, бик ярата ул Нәзифәне. Югыйсә халык арасында, нигә сөлек кебек егетнең киләчәген гарип кызга бәйлисең, дип әйтүчеләр дә аз түгел. Юк, алар белән килешә алмый ул, чөнки яшьлегендә аны әнисе, кеше сүзенә карап, сөйгән кешесенә бирмәде. Хәзер менә кушыла алмаган елга ярлары кебек икесе дә бәхетсез. Хәер, алай дип әйтү гөнаһ булыр: ни әйтсәң дә, бәгырь кисәге – улы Нәсим бар... Вакытның үз кануннары. Аны туктатып та, ашыктырып та булмый. Нәсим белән Нәзифә күпме сузарга тырышсалар да, чыгарылыш имтиханнары килеп җитте. Юкка кайгырганнар икән, барлык имтиханнар да уңышлы үтте: Нәсимгә – «бишле», Нәзифәгә «дүртле» һәм «бишле» билгеләре куйдылар. Ул көнне дөньяда алардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, Нәзифәнең хәтта күз аллары яктырып киткәндәй булды. Кичке караңгылык иңгәч, җитәкләшеп, чишмә буена төштеләр. Чишмә элеккечә көмеш тавыш чыгарып челтерәп ага, тал яфраклары да әүвәлгечә талгын гына серләшәләр. Адәм балаларының серләрен белергә теләгәндәй, вакыт-вакыт чишмә дә агышын акрынайта, яфраклар да шыбырдашудан туктап торалар кебек тоелды Нәсим белән Нәзифәгә. Хәер, бу беренче минутларда гына шулай булды. Бераздан гашыйклар бер-берсенең йөрәк тибешен, назлы сүзләрен генә ишетәләр иде. – Нәзифәм, менә минем беренче теләгем кабул булды – чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырдык. – Икенче теләгең нинди иде, Нәсим? – Ни генә булса да, гомергә бергә булу. – Юк, Нәсим, үзеңә гомерлек үкенеч алма. «Яшьлек кайнарлыгы басыла, алда мәшәкатьле тормыш кала», – ди әбием. – Өченче теләгемне дә әйтим инде, Нәзифәм. – Әле синең өченче теләгең дә бармыни? – дип сораган булды Нәзифә. Ә үзенең бу хакта бик тә беләсе килә иде. – Өченче теләгем – синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә «Амин» дип дога кылсалар иде, дим. – Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә бер-берсен бәхетле итәр өчен яралткан», – дип юата мине әбием. Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, әрәмәдә өздереп-өздереп сандугач сайрый башлады. Чишмә челтерәвенә һәм сандугач моңына өретелеп, офыкта таң сызылып килә иде... Ә гомер ага да ага. Аның агышын адәм баласының теләге генә түгел, зилзиләләр дә туктата алмый. Җырдагы кебек: «Ага сулар, айлар ага, еллар ага...» «Әйе, берәүләр өчен гомер ага. Ә менә аның өчен ул туктап калгандай булды. Әллә язмыш, әллә...» Күңелсез уйларын таратырга теләп, Нәзифә бакчага чыкты, тәрәзә алдында ук үскән шомыртны кочагына алып, кәүсәсенә битен куйды. Кәүсә буйлап тереклек суы агуын тоеп, ул сискәнеп китте. «Юк, өметеңне өзмә әле син. Яшәргә кирәк, яшәргә..., – дип юата кебек иде аны шомырт. – Әнә, мин ничә еллар инде ялгыз үсәм, тик шулай да өметсезлеккә бирелмим. Ә синең әле Нәсимең бар». – Әллә исәрләнәм инде,– дип куйды үзалдына Нәзифә һәм өйгә кереп китте. Аннан өстәл янына килеп, Нәсимгә хат язарга утырды. Күрмичә хат язуның авырлыгын шунда гына тойды ул. Дәфтәр битеннән чыгып китмәс өчен, кәгазь читен кат-кат капшарга туры килде аңа. Хат юллары шулай тезелде. «Нәсим, газизем! Хатыңны алдым. Мине онытмавың, җылы сүзләрең өчен рәхмәт. Үземнең хәлләрем әйбәт, әни белән әби бер килеш йөреп торалар.