Света өйгә керде. Әтисе, гадәттәгечә, күзләрен йомып, йокымсырап ята иде. Кыз аның янәш...
Света өйгә керде. Әтисе, гадәттәгечә, күзләрен йомып, йокымсырап ята иде. Кыз аның янәшәсенә утырды, кулын үз кулына алды. Кайчандыр трамвай хәтле трамвай йөрткән, аның коляскасын тирбәтеп йөргән, башыннан сыйпаган кул хәзер кош канаты кебек җиңел иде. – Әти, – диде кыз акрын гына, – мин бер күлмәк кесәсеннән язу табып укыдым... Рәхмәт сиңа. Барысы өчен дә... Рафис күзләрен ачмады, ләкин көчсез бармаклары кызының учын йомшак кына кысты. Света, бер айдан кайтырга вәгъдә биреп, икенче көнне китеп барды. Рафис аны тыныч сагыш һәм чиксез ышаныч тулы күзләре белән озатып калды... Чиләбегә кайту юлы кызга инде качып китү түгел, бәлки кире кайту булып тоелды. Ул тәрәзәдән урман һәм кырларны күзәтте. Света яхшы аңлый: үткәннәр үткәндә калды, ә тормыш юлы әле башлана гына. Үз юлы. Аның кем булуын һәм тормыштан нәрсә теләгәнен аңлауга илтәчәк юл.... Аның артында ныклы таяныч булырдай гаилә, ышанычлы тыл юк. Аның каравы, тарих бар. Һич кенә дә балалар йортыннан алынган «чит кан» өчен түгел, ә үз кызы, үз каны өчен барысын да эшләгән, мәхәббәт пәрәвезе үргән, газиз баласын хыянәт, аерылышу һәм вакытның башка рәхимсез сынаулары белән исәпләшмичә, яшәргә өйрәткән корыч үрмәкүч тарихы. Һәм бу тарих – Светаның төп мирасы. Аның таяну ноктасы. Аның хакыйкате...