калыр иде. Кызганыч ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Тик...
калыр иде. Кызганыч ки, адәм баласы күп вакытта үзенең асылына каршы килеп яши шул. Тик гомер азагында гына уйлана башлый. Чишмә буендагы матурлыкны күреп, ирексездән шул турыда уйлады Нәсим. Хәтта беркавым бер-берсенә эндәшергә дә кыймый тордылар. Кинәт җил исеп куйды. Нәсим белән Нәзифәнең өстенә кар коелды. Шуны гына көткәндәй, тал ботакларыннан пырхылдашып бер төркем кызылтүш очып китте. Чишмә буенда кабат тынлык урнашты. Нәсим, елмаеп, Нәзифә өстенә коелган карны сак кына каккалый башлады. – Тимә, Нәсим, бәлки, кар түгел, бәхетнең үзе кунгандыр. – Алайса, мин аны җибәрмим,– дип, Нәсим Нәзифәне йомшак кына кочаклап алды. – Янымда булсаң, җибәрмәс идең дә бит. Тик ике атнадан яңадан китеп барасың шул. – Укып бетергәч, бәхетең һәрчак яныңда булыр, Нәзифәм. – Их, шулай булсачы. Тик күңелем моңа нигәдер ышанып җитми, Нәсим. Башканы табарсың да онытырсың кебек. – Җүләрем. Шундый уйлар уйлыйлар, димени. Башкалар башканы эзләсеннәр. Мин бит сине, бары сине генә яратам. Җиргә төшкән саф кар бөртекләре үзара кавышкандай, иреннәр бер-берсе белән кушылды. Табигать язга аяк басты. Яз белән бергә, күңелләрдә яңа өметләр бөреләнде. Өмет... Адәм баласын тормыш җиз иләктән иләгәндә, ул аның күңелендә чаткы булып кабына да, үз-үзен югалтудан саклап кала. Ә андый мизгелләр кеше тормышында шактый очрый. Гомер агышында, югалту һәм табышлар аша, адәм баласы тормыш тәҗрибәсе туплый, өмете дә ныгый бара. Әмма ул инде яшьлектәге хыял дигән канатын югалткан була. Канатлы булганга, яшьлекнең гомере кыска, һай кыска... Нәзифә дә, өметен югалта язганда, хыял канатына таяна иде. Ә хәзер шул армас-талмас канатларны җуеп, бары өмет кенә калды. Өмет... Кешене шул яшәтә икән бит! Юк, бүгенгесе ничек кенә авыр тоелмасын, киләчәгендә яктылык булырга тиеш ләбаса. Бәлки әле, Нәсим белән чынлап та бергә булырлар, күзләре дә якты көнне күрер. Ышана алмый аның күңеле тормышның газаптан гына тора алуына. Әнә бит, Нәсим дә җәйге ял вакытында аны тәҗрибәле табибларга күрсәтеп карарга вәгъдә биреп китте. Кем белә, бәхет дигән нәрсәдә, бәлки, аның да өлеше бардыр?! Шулай дип юатты Нәзифә үзен. Яз сулышын тоеп, йөрәге дә ешрак, өмет белән тибә башлады. Көннәр шулай бер-бер артлы уза торды. Нәсимнән хат килгәндә, кичләр дә көнгә тоташкан кебек була иде. Ә беркөнне ул күңелендәге хисләрне кәгазьгә төшерергә уйлады. Җан җылысы белән туган хисләр, шигырь юллары булып, дәфтәр битенә күчте: Күбәләкме гашыйк кеше җаны, Җирдән ургып чыккан чишмәме? Давылларны кичәр бер корабмы, Йолдызмы бер юлсыз кичтәге?! Бизмән бармы сөю газабына, Тиңдәш бармы иркә-назына? Мәхәббәтең җуйсаң, дәва бармы, Алмаш бармы яшьлек язына?! Сорау арты сорау туа җанда, Еллар булып гомер агыла. Язмышлардай, җаваплар да төрле, Тормыш юлы шулай языла. Нәзифә бер мизгел уйланып торды, аннары, кармаланып, ишеккә таба атлады. Тышка чыккач, саф һавадан, башы җиңелчә әйләнеп китте. Нәзифә, коймага тотына-тотына, бакчага юнәлде. Шомырт ботагында булса кирәк, өздереп-өздереп сыерчык сайрый башлады. Аның тавышына сарай түбәсеннән тамган тамчылар кушылды. Нәзифә, онытылып, күңеле белән гүзәллек дөньясына чумды. Тәненең һәр күзәнәге буйлап җанына талгын бер рәхәтлек, җиңеллек агылды. Чалт аяз күктә апрель кояшы балкый иде. (Ахыры бар.)