Фәүзия апа көнаралаш килеп, булышып китә. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч...
Фәүзия апа көнаралаш килеп, булышып китә. Аллаһының рәхмәте яусын аңа! Эшләрне бетергәч, озак кына сөйләшеп утырабыз. Бик сагына ул сине, мин дә юксынам. Кайчан имтиханнарыңны биреп бетерерсең дә, кышкы каникулга кайтырсың икән дип көтәбез. Ә көткәндә, вакыт шундый акрын үтә, көннәрне уздыра алмый интегәм. Төннәрен тагын да авыррак, сискәнеп уянам да сине уйлыйм. Тәрәзә янына утырып, имтиханга әзерләнәсеңдер, рәтле йокы да эләкмидер, дим. Уку белән ашарга әзерләргә дә вакытың калмыйдыр инде, укый-укый күзләрең талгандыр...» Шунда Нәзифәнең тамагына кайнар төер тыгылды, күз яшьләрен йотып, бермәл тәрәзәгә карап торды. Урамнан аңа караңгылык, төн пәрдәсе генә бага иде. Тик бүлмәдәге якты ут кына күзләренә караңгы-кызгылт шәүлә сирпеде. Нәзифә куллары белән күзләрен каплады, менә-менә учларын ачар да, күзләре яңадан күрә башлар кебек тоелды аңа. Сәламәт вакытта күзләренә көн яктысы түгел, бәхетнең үзе баккан икән бит. Ә ул аны сизмәгән, аңламаган. Их, тормыш, тормыш... Сабырлык биреп, яңадан шул бәхет белән очраштырсаң иде. Җибәрмәс иде ул аны, кадерен белер иде. Шулай уйланып утыра торгач, күзләренә йокы сарылды. Өстәл янында йокыга талуын сизми дә калды ул. Нәзифә төшендә дулкын булып чайкалучы яшел иген кырын күрде. Менә ул кыр юлыннан шул дулкыннарга таба йөгерә. Җил дә яшел башакларны аңа таба куа кебек. Алар дулкын булып киләләр дә, авылга керергә кыймый, кире йөгерәләр. Җил тагын аларны алга куа, тик башаклар җил кочагыннан яңадан шуып чыгалар... Ни хикмәттер, Нәзифә дә алар янына килеп җитә алмый. Менә ул, эсселектән сулуы кабып, туктап калды, тез буыннарының хәле китеп, тузанлы юлга тезләнде. Егылып китмәс өчен кулларын сузып, күк йөзенә бакты. Күк йөзе чалт аяз булса да, нишләптер анда... кояш юк иде. Нәзифә шул мизгелдә сискәнеп уянып китте, үзенең кайда икәнен аңышмый, кузгала алмый торды. Бөтен тәне дерелди, кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Бераз вакыт узгач, авырлык белән торды да кармаланып караватка барып ятты. Тик күзләрен йокы алмады, йоклап китсә, тагын теге шомлы төшне күрер кебек иде. Нәзифә үзен ялгыз, чиксез ялгыз итеп сизде. Әйтерсең лә караңгы бушлыкта берүзе торып калган. Ул кычкырырга теләде, әмма тавышы чыкмады. Шунда гына Нәзифә тәненең ут булып януын, иреннәре кипшереп, авыз эче чатнавын тойды. «Су, – дип пышылдады ул, – бер йотым су бирегезче...» Әнисе дә уянган икән, чынаякка чәй агызып, тәне кызышып яткан кызының иреннәренә тидерде. Йотылып чәй эчкәч, Нәзифә саташулы халәттә йокыга китте. Ә тышта буран котырына, кар бөртекләре койма буйларында, өй кыекларында сыеныр урын эзли, тик җилнең генә аларның хәленә керергә исәбе юк иде. Нәзифә атна буе авырып ятты. Үз хәле хәл булса да, әнисе аның яныннан китмәде: мәтрүшкә төнәтмәсе, кура җиләге белән чәй, төрле дарулар эчерде. Инде икенче атнага киткәч, Нәзифә торып йөри һәм тамагына да азрак ашый башлады. Көн саен килеп йөргән Фәүзия апасы аны өй эшләренә, терлек-туар янына якын җибәрмәде: «Өзлегерсең, әлегә чыгып йөрмә, менә ныклап аякка баскач, үзем үк эш куша башлармын», – диде. Бер-ике көннән, имтиханнарын уңышлы тапшырып, кышкы каникулга Нәсим кайтып төште. Нәзифәгә канатлар үсеп чыккандай булды. Дөньяда аннан да бәхетлерәк кеше юк иде кебек ул көнне: кая басканын, нәрсә әйткәнен дә белмәде. Янында Нәсимнең барлыгын тою, тавышын ишетү аңа көн яктысын кайтаргандай булды. «Әйе, адәм баласын өмет, башкалар өчен кирәклегеңне тою яшәтә. Ходай Тәгалә кызымны өметтән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын иде. Без инде яшисен яшәгән»,– дип уйлады Нәгыймә апа, Нәзифә белән Нәсимгә карап. Икенче көнне Нәзифә белән Нәсим, кулга-кул тотынышып, тау астындагы чишмәгә төштеләр. Чишмә буен кар каплаган. Бәс һәм кар сарган тал ботаклары очларын түбән игәннәр. Чишмә дә элеккечә ярсып түгел, талгын гына ага. Әйе, табигатьтә тәңгәллек, кешедән башка бөтен тереклек иясе табигать кануннары белән яши. Тик кеше генә, үзен табигатьтән өстен куярга омтылып, шул тигезлекне боза. Югыйсә, кешеләр дә бәхетле яшәр, җаннар да җәрәхәтләнми, фаҗигаләрнең дә күбесе булмый