Мин дөньяны күрәм (хикәя)
Мин дөньяны күрәм (хикәя) Фирдәвес ЗАРИФ 1. Төнге күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә. Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызга төште. – Беләсеңме, Нәзифә, мин бүген төшемдә урман аланында йөргән ялгыз болан күрдем. Җәй уртасы, тирә-якта яшеллек, тик нигәдер бер куакның яфракларына сары сарган. Шул куакта өзелеп-өзелеп сандугач сайрый. Ә болан, моңсу күзләрен тутырып, зәңгәр күккә карый. Шунда, нишләптер, мин аның күзләрен синең күзләреңә охшаттым, Нәзифә. Беркавым карап торгач, болан акрын гына куак янына килде һәм сары яфракларга үрелде. Инде кабам дигәндә генә, көчле җил чыкты. Ул, куак ботакларын йолыккалап, яфракларын очырта башлады. Ә минем күңелне шом биләде. Кадерле нәрсәмне югалткандай, мин ул яфракларны тота, кочагыма җыя башладым. – Әллә нинди шомлы төш сөйлисең син, Нәсим. Минем әби, кич җиткәч, төшеңне сөйләмәскә куша. Иртән сөйләгән төшем булсын, диген... Нәзифә, җиңелчә дерелдәп, Нәсимгә сыенды. Җиргә тагын көз килде. Моңсу сарылыгы белән күңелдә сагыш уятса да, табигать быел да кешеләрне кояшлы якты көннәре белән куандырды. Гомер дигәннәре... Нәзифә белән Нәсим мәктәп елларының соңгы бусагасына аяк бастылар. «Алдагысын Алла гына белә», – диләр. Киләчәккә корган матур хыялларының күпмесе тормышка ашар да, язмыш җилләре аларны кайларга таратыр. Әлегә мәктәп елларыннан, ваемсыз яшьлек хыялларыннан һич тә аерыласы килми. Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәсим белән Нәзифә өчен бәхетле, киләчәккә якты өмет вәгъдә иткән матур көннәр булды алар. Хәер, яшьлек үзе үк матурлык, бәхет түгелмени?! Шуңа булса кирәк, декабрь суыкларына ияреп, җанны өшетерлек ачы хәсрәт киләсен сизми-тоймый калдылар... Нәзифә ул төнне саташып, куркыныч төшләр күреп уздырды. Ә куркынычның иң хәвефлесе аны өндә көткән икән. Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрми иде. – Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр. Күрмим бит, әнием бәгърем! – дип ачыргаланып кычкыруын сизми дә калды ул. Мич тирәсендә кайнашкан әнисе башта аңышмый торды. Аннары кызын, кочагына алып, юатырга тотынды: – Юкны сөйләмә, кызым. Төш күрә торгансыңдыр. Бар, тышка чыгып кер, салкында йокың ачылып китәр. Төш кенә ул, кызым, узар. Нәзифә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң, кармаланып, мич янына килде һәм итекләрен эзли башлады. Аны күзәтеп торган әнисе агарынып китте, бермәлгә телсез калды, ә икенче мизгелдә, кызын кочагына алып, елап җибәрде. – Нәзифәм, кызым, син бөтенләй күрмисең икән бит. Йа Аллам, нинди каргышлы көн булды бу! Юк, ана белән кыз, ике тән генә түгел, бер-берсенең дәвамчысы булган ике җан иңрәп елады ул иртәдә. Күз яшьләре түгел, җанны әрнеткән хәсрәт чишмәләре акты аларның битләре буйлап. Ачы, чиксез ачы иде ул чишмәләрнең суы. Бары ваемсыз җил генә, берни булмагандай, юлларда кар бөртекләре куды. Инде кыш та үтеп бара. Ә Нәзифә өчен көннәр бертөрле – күңелсез һәм моңсу. Әле ярый Нәсим килеп йөри, мәктәп хәлләре белән таныштыра. Классташлары инде һөнәр сайлыйдыр, зур тормыш, бәхет турында хыялланадыр. Нәсим дә тормышта үз урынын, пар канатын табар, Нәзифәнең дөньяда барлыгын да онытыр. Хәер, үпкәләми ул аңа. Сөйгән кешесенә кем начарлык теләсен, ди. Нәзифәнең уйларын Нәсимнең тавышы бүлде: – Нәзифәм, бәгърем, мин медицина университетының хирургия факультетына керергә уйлыйм. Әнә, дөньяда нинди катлаулы операцияләр ясыйлар, йөрәк булып йөрәкне күчереп утырталар. Синең дә күзләрең ачылыр. Үзем булдыра алмасам, атаклы хирургларга күрсәтермен. – Нигә минем өчен киләчәгеңне корбан итәсең, Нәсим? Син, юрист булып, рәнҗетелгән кешеләрне яклау турында хыяллана идең бит.