Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр. Бер ...
Клиникада кызга антибиотик һәм витаминнар белән гомуми дәвалау курсы билгеләделәр. Бер ай үткәч, Нәзифәнең күзләрендәге бәйләвечне салдырып карарга булдылар. Кискен яктылыктан ул күзләрен чытырдатып йомды. Хәлне аңлаган табиб янындагы шәфкать туташына: «Иртәрәк әле», – дип, бәйләвечне яңадан куярга кушты. Нәзифә өчен елларга тиң тоелган тагын бер ай узды. Түземсезләнеп һәм куркып көтте ул бәйләвечне бөтенләйгә алыр көнне. Марляны сүткәндә, тез буыннарына кадәр калтырады. «Курыкма, сеңлем, барысы да әйбәт булыр!» – дип юатты моны тойган шәфкать туташы. Нәзифә әле шуннан соң да чытырдатып йомган күзләрен ачарга кыймый торды. Карт профессор, җилкәсенә йомшак кына кагылып: «Ач күзләреңне, кызым, курыкма, мин синең янда», – дигәч кенә, күзләрен ачарга батырчылык итте. Ап-ак бүлмәдә күрде ул үзен. «Мин төш күрәм ахры»,– дип пышылдады аның хәлсез иреннәре. «Юк, кызым, өндә бу, өндә. – Әлеге сүзләрне әйткәндә күпне күргән профессорның күзләрендә дә мөлдерәмә яшь иде. – Димәк, син күрәсең, күрәсең!» – дип өстәде аннары, Нәзифәне кочагына алып. Ике айдан соң клиникадан чыкканда, Нәзифә яхшы күрә иде инде. Нәсим аны беренче каттагы вестибюльдә каршы алды. Өмет һәм ярату күрде Нәзифә аның күз карашында. – Нәзифәм, бәгърем, – диде ул, кызны кочагына алып. – Хәлең ничек? – Мин күрәм, Нәсим. Мин кояшны, сине, дөньяны күрәм. Ишетәсеңме, Нәсим?! – Чынмы, чынмы, кадерлем, чынлап та күрәсеңме?! Нәсим аны яңадан кочагына алды, энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады. Нәзифә, егетнең борчулы карашын тоеп, тынычландырырга ашыкты: – Шатлыктан ул, Нәсим, шатлыктан. Мин бу көнне озак, бик озак көттем. Төшләремдә дә, караңгы бушлыктан чыгу юлы эзләп, саташып чыга идем. – Нәзифә, бер мизгелгә тын калып, кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртте. – Рәхмәт сиңа, Нәсим. Яратуың, түземлелегең, изге күңеллелегең өчен рәхмәт. – Ярату өчен рәхмәт әйтәләрмени, кадерлем! – Нәсим кызның күзләренә сөеп карады. – Мин бит сиңа язмышым, бәхетем итеп карыйм. Ә бәхет өчен күп кирәкми. Мин сине теләсә нинди хәлдә дә ташламаган булыр идем, Нәзифәм! * * * Тирә-юньне алтынсу-кызгылт яктылыкка манып, таң сызылып килә. Менә кояшның тәүге нурлары бакча түрендәге шомырт агачы очларына төште. Бер мизгелгә генә күзләренә йокы эленгән сандугач, дерт итеп уянып, өздереп сайрый башлады. – Керик, Нәсим. Әни дә, борчылып, йокыга китә алмый ята торгандыр. – Нәзифә егетнең кочагыннан аз гына тартылып куйды. – Юк инде, Нәзифәм, мин сине беркая да җибәрмим. Менә хәзер сезгә керәбез дә: «Нәгыймә апа, мин Нәзифәне яратам, ризалыгың бир», – дип әйтәм. – Юләрем минем.– Нәзифә егетнең күзләренә тутырып карады. – Алай сандугач кебек сабырсыз булма. Иртән килерсең, яме, сөеклем! Җиңелчә генә җил исеп куйды. Күз яшедәй саф чык тамчылары кунган яфраклар талгын җилдә шыбырдашып куйдылар. Әйтерсең лә, алар да бу яшь насыйпларга бәхет тели иде. "КУ" 11, 2019