Мин дөньяны күрәм (хикәя)
Мин дөньяны күрәм (хикәя) Фирдәвес ЗАРИФ 3. (Ахыры.) Нәсимнең кайтыр көне якынлашкан саен, Нәзифә өчен көтеп алу татлы газапка әйләнде. Сәгатьләрне генә түгел, минутларны да саный иде аның йөрәге. Үзенең кая басканын, нәрсә эшләгәнен дә сизми башлады хәзер Нәзифә. Ә көннәр, үч иткәндәй, айга тиң акрын уза иде. Төшләрендә Нәсимнең имтихан тапшырганын күреп, төннәрен саташып чыга. Имеш, Нәсим имтиханыннан «икеле» алган да, яңадан тапшырырга рөхсәт алып йөри. Андый вакытларда манма тиргә батып уяна иде Нәзифә. Төшен сөйләгәч, әнисе аны: «Бисмилла әйтеп ят, кызым, әбиең өйрәткән догаларны укы. Борчылма, юк-бар төш кенә булган ул», – дип юата иде. Ә бер төнне Нәзифә гаҗәеп матур төш күрде. Авыл янындагы басу чәчәкләргә күмелгән икән. Чәчәкләр арасыннан тургайлар, күккә күтәрелеп, өздереп-өздереп сайрыйлар. Аларга чикерткәләр хоры кушыла. Чәчәктән чәчәккә очкан күбәләкләр аның ал бизәкле күлмәгенә, чәчләренә куна. Кулларына алыйм дигәндә генә, очып китеп, бер-берсен куыша башлыйлар. Ул да булмый, каяндыр болыт чыгып, җылы яңгыр сибәләп үтте, күк читендә, аллы-гөлле төсләргә манылып, салават күпере чыкты. Төше шул урында өзелеп, Нәзифә уянып китте. Елмаеп, күзләрен йомды. Әмма инде күздән йокы качкан иде. Күпме теләсәң дә, татлы төшләрнең дәвамы булмый шул. Нәзифә, акрын гына торып, түр якка чыкты. Әнисе белән әбисе әле уянмаган иде. Аяк очларына гына басып, ул саклык белән генә ишек янына килде. Элгечтән шәльяулык алып, иңенә салды да бакчага чыкты. Дымлы салкынча һавадан, үләннәргә сарылган чык тамчыларыннан өшетеп җибәрсә дә, өйгә керергә ашыкмады. Якында гына әтәч кычкырды. Димәк, таң атып килә. Бәлки, бүген Нәсим кайтыр. Сөйләшә алдымы икән ул минем хакта, әллә мине өметләндерер өчен генә әйттеме? Юк, юк, Нәсим сүзендә торыр. Насыйп булса, бәлки күзләре дә ачылыр. Дөрес, Нәзифә участок хастаханәсендә дә, район хастаханәсендә дә ятып чыккан иде. Андагы табиблар: «Күз нервларына, челтәр катламга зыян килмәгән. Операция ясау зарурлыгы юк», – дип, республика офтальмология хастаханәсенә юллама бирүне кирәк санамадылар. Ул вакытта район табибларының ваемсызлыгыннан араларлык, югары оешмаларда дөреслек эзләрлек кешесе булмады шул... Шулай уйга чумып күпме утырган булыр иде, әнисе чыгып дәште. Нәзифә теләр-теләмәс кенә өйгә атлады. Теләге фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килде, күрәсең, ул көнне Нәсим кайтып керде. Исәнлек-саулык сорашкач, Нәсим: – Нәгыймә апа, каршы килмәсәгез, мин иртәгә Нәзифәне Казанга алып китәр идем. Ә аннан, юллама алып, Мәскәүгә, – диде. – Мин каршы түгел түгелен дә, Нәсим улым. Тик көнендә өлгермәсәгез, Мәскәүдә кайда тукталырсыз икән соң? – Борчылмагыз, Нәгыймә апа, Мәскәүдә әти ягыннан кардәшебез яши. Әгәр Нәзифәне хастаханәгә салсалар, телефоннан булса да хәбәр итәрмен, – диде Нәсим, аны тынычландырырга тырышып һәм Нәзифә белән йөреп керергә рөхсәт сорады. – Ярый, балалар. Сез кайтканчы, мин Нәзифәгә юл кирәк-яраклары әзерли торырмын, – диде ана, ризалык биреп. Нәзифәне Гельмгольц исемендәге институт клиникасына салдылар. Биредә катлаулы медицина җиһазларыңда җентекле тикшерүләрдән соң, әйтү түгел, хәтта укып чыгуы да авыр булган диагноз куйдылар: «нейроинфекция – арахноидит нәтиҗәсендә килеп чыккан ретробульбар неврит». – Сеңлем, күрү сәләтен югалтыр алдыннан берәр йогышлы чир белән авырмаган идеңме? – Профессорның Нәзифәгә биргән беренче соравы шул булды. – Әйе, – дип җавап бирде Нәзифә һәм үзенең грипп белән чирләп китүе, әмма дәресләрне калдырудан куркып, аны аяк өсте уздыруы хакында сөйләде. – Их, кызым, кызым, – диде профессор, аңа шелтәле һәм бер үк вакытта үз итеп, – сез, яшьләр авыруның нәтиҗәләре хакында уйламыйсыз шул. Йә, ярый, – дип өстәде аннары, Нәзифәне тынычландырырга тырышып. – Әле өмет бар. Әмма савыгу синең үзеңнән дә тора. Икебез дә тырышсак, без авыруны, һичшиксез, җиңәрбез! Һәм ул Нәзифәгә, үз кызыдай якын итеп, күңелне эретерлек ягымлы бер җылылык белән карады...