азат итәр сәбәп күрмибез диделәр биредәге "корсаклы" абзыйлар. Өммегөлсем белә бит, кал...
азат итәр сәбәп күрмибез диделәр биредәге "корсаклы" абзыйлар. Өммегөлсем белә бит, калын җилкәле әтилеләрнең балалары күптән кесәсенә хәрби билет алып тыкты инде. Әнә авылдагы җитәкчеләрнең балалары берсе дә солдатта булмаган. Калада зур кешеләре булганнар да бик шома котылган. Өммегөлсемнең бит хәсрәт төенчегеннән башка берние дә юк. Хәтта сарылып елар якын кешесе дә... Ана күңеле нидер сизенгән бугай. Кайтыр көннәре җиткәндә генә авылга хәсрәтле хәбәр кайтты. Венер үз-үзенә кул салган. Әни күңеле кайгылы табут кайтканчыга кадәр ышанмады. Кайткач та, аны ачтырмадылар, газизенең соңгы тапкыр маңгаеннан гына да үбәргә рөхсәт бирмәделәр. Ничәмә еллар нужа күреп, төн йокыларын бүлеп үстергән балага бу юлы әнисе түгел, ә хәрбиләр хуҗа иде. Венерны "Көтәм!" дигән вәгъдәләрен кат-кат кабатлап, Сәгыйдә озатып калды. Ике арада хатлар өзелмәде. Тик менә дус кызлары Сәгыйдәнең Яңа ел бәйрәмендә күрше авыл егете белән биегән фотосурәтен шаярып кына Венерга салырга уйладылар. Мәхәббәтләре чынмы, сынап карыйлар янәмәсе. Шаяруның азагы бик аяныч тәмамланды. Һәрчак сүзен өздереп әйтергә өйрәнгән егет хыянәтне күтәрә алмыйча, җепкә үрелә. Бу хакта аны озата кайткан иптәш егетләре сөйләде. Тик, ана күңеле улының мондый мәгънәсезлекләргә баруына гына ышана алмады. Ул нәрсәдер дәлилләргә теләп, хәрби комиссариат, суд юлларында йөрде. Аның көн саен авылдан чыгып китүен күреп, "сихерче" дигән кушамат тактылар. Ана күңелендәге бураннарны сизмәгән, белмәгән кешеләр эше иде бу. Алар Сәгыйдәне дә юк итәсе килеп, әбиләр янында йөри дип гайбәт тараттылар. Кайсыберләре ышанмасалар да, кызык ясап, күпертеп сөйләделәр. Алар бит ана өчен газизен югалтуның ни икәнен белмиләр... Өммегөлсемгә калган балалары хакына тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Бик ачы булса да, хакыйкать белән килешми хәл юк. Кайгылар, югалтулар моның белән генә тәмамланмаган икән шул. Язмышына тагын да язылган алар. Инде гаилә корып, оныклар белән сөендергән, матур гына үз эшләрен башлап эшләп йөргән уллары юл һәлакәтенә очрап, икесенең бер юлы өйләренә җансыз гәүдәләре кайтты. Хәзер менә Өммегөлсемнең бар юанычы, бар шатлыгы кызы калды. Дөрес, оныклар кайтып йөри, ләкин алар бит еракта, бәйрәмнәрдә генә әбиләрен искә ала. Өммегөлсемнең күңелендә әле дә боз салкынлыгы саклана. Онытыла торган, басыла торган хәсрәтләр түгел шул аңа килгәннәр. Вакыт та җөйләми, киресенчә яралар көннән-көн тирән эз сала, балалары сагындыра, үткәннәр уйландыра. Стенага тезелгән фотосурәтләр күтәрелеп караган саен җанны телә. Кем беләндер сөйләшәсе килгән минутларда, көннең кайсы сәгате булуына карамастан, ул кызы йортына юл ала. Шул кадәрле хәсрәтләрне күтәрергә көч тапкан, мең җәрәхәтле зур йөрәк һич кенә дә кешегә авырлык теләми, сихер-тухырлар, начарлык турында уйларга аның көче дә җитми. Бар кеше дә күңелендәген кычкырып йөрми, йөрәк авазын ишетеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде. Янәшәдәгеләргә ышанычны югалтмыйк! Лейля Шигабеева