...Сатып алучы иптәше белән паркка килеп җиткәндә, Илдус, тагын бер ир заты, нәни бала ...
...Сатып алучы иптәше белән паркка килеп җиткәндә, Илдус, тагын бер ир заты, нәни бала фонтан янында мәш киләләр иде. Сатып алучы белән Илдус икесе беседкага барып утырдылар. Илдусның ахире бераз читкәрәк барып басты. Ә сатып алучының иптәше Айзат белән якындагы киоскка юнәлделәр. * ...Илдус калтыранган куллары белән сатып алучы биргән яшел төргәкне алып күкрәгенә кысты, иснәп карады да ахиренә тоттырды: — Сана! Йөз долларлык акчалардан торган биш төргәкне санап чыкканчы шактый вакыт узды. Илдус бер төргәкне түшенә кыстырды. — Монысы вак-төяк чыгымнар өчен, — дип аңлатты ул аңа, сәерсенеп карап торучы сатып алучыга. ...Илдусның ахире, күзләрен акайтып, Илдуска сораулы караш ташлады. Ул калтыранган кулы белән соңгы төргәктәге акчалар арасыннан табылган кәгазь кисәген тотып тора иде. Анда эре хәрефләр белән «Сез кулга алынасыз!» дигән сүзләр язылган... ТӘМАМ.