Бәхет белән бергә гомер телисе калган ла... (хикәя)
Бәхет белән бергә гомер телисе калган ла... (хикәя) Ләйлә ИСКӘНДӘРОВА Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй "сихерче" дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми. Мәрхәмәтсезлекме бу? Шәфкатьсезлекме? Әллә инде кеше кайгысына бармак аша караумы? Юкса, кайгы чит булмый диләр дә бит... Өммөгелсем хәлендә булсалар, бу кайгы-хәсрәтләрне күтәрә алырлар иде микән? Җир-күк сабырлыклары бардыр аңарда. – Тормышта бер генә көн дә рәхәт күрмәдем. Кемнең кемгә дигән каргышлары төшкәндер, аңламыйм. Юкса, мин дә әти-әниемнең сөекле бер баласы идем, – дип юкка гына өзгәләнми инде ул. Бу сүзләр дә бик сирәк, тулышкан көннәрендә генә ишетелә. Гомумән, зарлана белми ул. Бар хәсрәтен эчкә йотып, хәтер төенчеген бер бәйләп, бер сүтеп көн күрә, уйлары белән үткәннәрендә яшәве күзләренә, йөзенә язылган бит югыйсә. Балачагы барлык яшьтәшләренеке кебек үтте аның. Күзгә бәреп торган чибәрлеге булмаса да, иң беренчеләрдән булып тормышка чыкты. Күрше авыл егетенең хатыны булып куйганын үзе дә сизмәде ул. Тик, хыялланган бәхетле тормыш кына аны урап узды. Беренче сынау – биш бала белән тол калу булды. Кайнана-кайната йортында 35 яше дә тулмаган килеш, балаларын кочаклап сыңар канатлы калганда йөрәгенең иң нечкә кылларына кадәр тетрәнде. Итәк тулы балалар белән туган нигезенә кайту турында сүз дә булмады. Әтисе коры гына: "Яшәвеңне шунда дәвам ит, насыйбың очраса, кабат гаилә корырсың", – дип кайнана-кайната йортында калдыруны кирәк тапты. Яклар кешесе, ышыкланыр аркасы булмаган киленне кем соң иркәләп утырыр? Биш бала белән кем хатынлыкка алыр, бу нарасыйларны кем сыендырыр? Буш хыяллар иде бу. Балаларының кул арсына кергәнен көтә-көтә гомер узганын сизмәде дә ул. Кыз-уллары да үсеп, буйга җитте. Тик Өммегөлсем көткән җиңеллек кенә килмәде. Бала кечкенә чакта бер көйдерсә, үскәч мең көйдерә, диюләре хак булган икән. Шатлыклы мизгелләр урынына Ананың йортын бер-бер артлы кара кайгы шакыды. Юкса, дөньялар да тыныч, сугышлар да бармый, тик менә яшь гомерләр өзелүгә сәбәпләр чыгып тора. Бәгыре өзелеп, җиргә чүгәләгән көннәре күп булды Өммегөлсемнең. Акыллары чыгудан куркып, йокларга ятарга курыккан көннәре дә рәттән иде. Яшәү теләге калмаган көннәрдә җептән нечкә бер өмет аны аякка бастырды. Барысы да үтәр, дип пышылдый иде ул. Яшәүдән туеп Ходай алдында гаепле буласы килмәде. Нишлисең, үзеңә тиешлене гомерләргә көч табарга кирәк. Бүген Өммегөлсемнең биш баладан бер кызы гына исән-сау. Ул үз гаиләсе белән авылның икенче очында яши. Әнисенә карата бик игътибарлы, ихтирамлы. Ярый әле күңел юатырга ул бар. Лачындай дүрт баласы белән ул бары тик төшләрендә генә очраша. Нәкъ тормыш иптәше Гыйльмуллага охшаган олы улы Газизенә тормышының чәчәктәй вакытында чир тиде. Ике ел очрашып йөргән кызы аңа бозык ясаган дип сөйләделәр. Чөнки, аның белән араларны өзеп, башка кызга өйләнергә җыенып йөргән көннәрдә, көтмәгәндә, авыру аны аяктан екты. Нинди генә хастаханә юлын таптасалар да, әбидән-бабайга йөрсәләр дә, файдасы тимәде. Кулына балдак кия алмыйча, әнисен хәсрәткә салып, ул язгы бер таңда мәңгелеккә күзләрен йомды. Өммегөлсем балаларын нинди авырлык белән үстерүен, җае чыккан саен, башларыннан сыйпап бәхет теләвен уйлап өзгәләнде. Бәхет белән бергә озын гомер дә телисе калган шул дип үзен битәрләде. Бала хәсрәте гомерлек, диләр. Балаларын вакытыннан алды гүргә иңдергән аналарга Ходай сабырлыклар бирсен. Ә Өммегөлсем язмышын башкалар кабатламасын. Әтисез үскән бала дип, Венерны да армия сафларына җибәрәсе килмичә, комиссариат юлларын күп таптады ул. Яклаучысы булмаганнарга закон да һәрчак кырыс бит ул. Сәламәтлеге туры килә, яше тулган, хәрби бурычтан